«Үч алучылар: Уен ахыры» () — Әнтони һәм Җоу Руссо белән Кристофер Маркус һәм Стивен Макфили сценарие буенча Marvel Studios киностудиясенең 2019 елда төшерелгән супербатырлар фильмы. Үч алучылар дигән супербатырлар төркеменең маҗаралары турындагы Marvel комиксларының экранлаштыруы. «Үч алучылар» (2012), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015) һәм «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» (2018) фильмнарының дәвамы, шулай ук 22-нче Marvel кинематографик галәме фильмы, «Чиксезлек сагасы»-нда () соңгыдан алдагысы булып тора.

Проект 2014 елның октябрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 2-нче өлеш» исеме астында игълан ителгән иде. Абыйлы-энеле Руссо проект төркеменә режиссерлар буларак 2015 елның апрелендә керә, май аенда Маркус һәм Макфили сценарий язу буенча контрактка кул куя. 2016 елның июлендә Marvel студиясе фильмның исемен алып ыргыткан һәм аны «исемсез» дип кенә атаган. 2017 елның августыннан 2018 елның гыйнварына кадәр Атлантадагы Pinewood студиясендә төшерү узган. Өстәмә төшерүләр Атланта үзәгендә һәм агломерациясендә узганнар. Булачак фильмның исеме 2018 елның декабрендә ачылган.

Премьера 2019 елның 22 апрелендә Лос-Анҗелеста узды. Дистрибьютор булып Walt Disney Studios Motion Pictures компаниясе чыгыш ясады. Фильм режиссура, актерлык осталыгы һәм эмоциональлеге өчен югары бәя алды; тәнкыйтьчеләр 22 фильм тарихының кульминациясе буларак аны аеруча билгеләп үттеләр. Беренче уик-эндта фильм рекордлы 1,223 млрд доллар җыйды, аннары, күп кенә касса рекордларын узып, фильм 2019 елда иң кассалы релиз гына түгел, тарихта иң кассалы супербатырлар турындагы фильмга, шулай ук дөнья кинематографы тарихында иң кассалы фильмга әверелгән, ул 2,8 млрд долларга якын акча җыйды.

Актерлары

Музыка Калын шрифт белән CD-дискларда басмага кермәгән треклар бүлеп бирелгән.

Тәгәрәтү «Үч алучылар: Уен ахыры» дөнья премьерасы 2019 елның 22 апрелендә Лос-Анҗелеста узды. Русиядә фильм прокатка 29 апрельдә чыкты, башта шул ук елның 25 апреленә чыгарга планлаштырылган иде, әмма Мәдәният министрлыгы таләбе буенча премьера Русиянең «Миллиард» фильмы аркасында күчерелде. АКШ һәм Бөекбританиядә кинокомикс экраннарга 26 апрельдә IMAX һәм 3D форматларында чыкты, Украинада — 25 апрельдә шулай ук IMAX һәм 3D форматында чыкты.

Июнь аенда 28 июньдә тәгәрәтүгә җиде минут өстәмә эпизодлар һәм Стән Ли истәлегенә роликлы фильмның киңәйтелгән юрамасы чыгарылуын Кевин Файги расланган иде.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили сценарийлары буенча фильмнар Төркем:2019 елның фильмнары Төркем:Инглиз телендәге фильмнар Төркем:Фәнни-фантастик сугыш фильмнары Төркем:Marvel кинематографик галәме фильмнары Төркем:Үч алучылар турындагы фильмнар Төркем:Һалк турындагы фильмнар Төркем:Тимер кеше турындагы фильмнар Төркем:Капитан Америка турындагы фильмнар Төркем:Тор (Marvel Comics) турындагы фильмнар Төркем:Үрмәкүч-кеше турындагы фильмнар Төркем:Доктор Стрәнҗ турындагы фильмнар Төркем:Галактиканың сакчылары турындагы фильмнар Төркем:2019 елның фантастик фильмнары Төркем:2019 елның АКШ фильмнары Төркем:Әнтони һәм Җо Руссо фильмнары Төркем:IMAX фильмнары Төркем:Квадриквел фильмнар Төркем:АКШ-ның 3D фильмнары Төркем:Дисней фильмнары Төркем:Вакыт буенча сәяхәт итү турында фильмнар Төркем:Килмешәкләр басып керүе турындагы фильмнар