Әтнә туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Әтнә районы үзәге Олы Әтнә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әтнә районының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Филиаллары Сибгат Хәким музее (Күлле Киме) Шиһабетдин Мәрҗани музее (Комыргуҗа)

Тарих Музейга 2009 елның 2 октябрендә нигез салына. 2010 елның 1 апреленнән эшли. ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2009 елның 2 октябрендәге карары белән «Әтнә туган якны өйрәнү музее» оештырыла, Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким һәм Комыргуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗани музейлары Әтнә туган якны өйрәнү музеена филиаллар итеп беркетелә. 2010 елның 24 февраленнән юридик зат буларак теркәлә.

Якташлары (Яңа Шимбердә туган), ТР эчке эшләр министры (1998-2012) Әсгать Сәфәров ярдәме белән 2005 елның июнендә Әтнә районында археологик казу эшләре башкарылып, табылдыклар музей фондына тапшырыла Әтнә туган якны өйрәнү музее . Әтнә районы сайты.

Музей бинасы Музей урнашкан бина — 1850 елда төзелгән Гатаулла Даутов бай йорты комплексы — Татарстанның архитектура, мәдәни мирас исемлегенә кергән, Казан арты архитектура һәйкәлләренең берсе, Әтнә районы символы. Комплекс ике катлы йорттан, мунча, кибет, койма һәм ике капкадан тора. 1994 елдан бинада реставрация эшләре алып барыла Л. Айнутдинова, Б. Хамидуллин. Атнинский район: крепости Булгарии, старейшая в РТ мечеть, родина Марджани и «колхозно-совхозный театр» . «Реальное время», 31.07.2016 Атнинский районный краеведческий музей. art16.ru. 2022 елның август аеннан «Туган якны өйрәнү» музеенда ремонт эшләре алып барыла Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды. Татар-информ, 7.08.2022.

Экспозиция Музейда 7 зал бар: «Авыл өе күренеше», «Әтнә базары күренеше», «Һөнәрчелек», «Кала тавы», «Дин бүлмәсе», «Сәнгать бүлмәсе», «Дан бүлмәсе».

Сылтамалар Краеведческий музей Атнинского района. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Әтнә районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары