Айрат Ринат улы Хәйруллин ( яки , 1981 елның 11 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Баулы) — Татарстанның сәяси һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (2019―2025), Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы (2015—2019 елларда). Социология фәннәре кандидаты (2007).
Тәрҗемәи хәле 1981 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Баулы эшчеләр бистәсендә (1997 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт технология университетының социаль-икътисадый факультетын тәмамлаган (2003). Хезмәт юлы 1996 елдан — Баулыда кирпеч заводы укладчы-сортировкалаучысы. 2002 елдан — Татарстан Республикасы элемтә министрлыгында I категорияле белгеч. 2003—2007 елларда — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәүче белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы. 2007 елның мартыннан — «Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары. 2008 елның 28 мартыннан — Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратында: мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны яклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, 2010 елның 23 апреленнән — аппарат җитәкчесе урынбасары, 2011 елның 1 гыйнварыннан — җитәкче урынбасары — эшләр белән идарә итүче. 2012 елның 31 маеннан — Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе. 2015 елның 2 мартыннан — Әлмәт муниципаль районында: башкарма комитет җитәкчесе , 2 апреленнән — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 23 сентябрьдән — Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе. 2019 елның 5 июненнән 2025 елның 25 сентябренә кадәрНовым главой минцифры Татарстана стал Илья Начвин. Бизнес-Онлайн, 25.09.2025 — Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хайруллин сложил полномочия главы. Знамя труда, 6.06.2019 Песошин Хәйруллинга: Барлык бурычларны да хәл итә алырсыз дип ышанам. Татар-информ, 06.06.2019.
2026 елның мартыннан ― Татарстан Премьер-министры ярдәмчесеТР Цифрлар министрлыгының элеккеге җитәкчесе Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды. Татар-информ, 10.03.2026. Белеме Социология фәннәре кандидаты (2007) МВА КДФИИ Программасын эшлекле администрацияләү остасы (2010) Executive MBA Colorado State University программасы буенча уку узган (2014) «Ак барс холдинг» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы» ААҖ директорлар шуралары әгъзасы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Мәгълүматны яклауның дәүләт системасын ныгыту өчен» I дәрәҗә Россия ФСТЭК медале «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005) Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте. Гаиләсе Өйләнгән. Улы, кызы бар Айрат Хайруллин: «Я точно могу сказать, что альметьевцы не чувствуют себя провинциалами» . Татар-информ, 20.08.2018 Искәрмәләр
Сылтамалар Айрат Ринат улы Хәйруллин . Әлмәт районы рәсми сайты Айрат Ринат улы Хәйруллин . ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайты Айрат Хәйруллин. Вконтакте сәхифәсе Айрат Хайруллин. Instagram
Моны да карагыз
Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:Социология фәннәре кандидатлары