Мөфтәдин Гыйләҗев, Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев (1938 елның 1 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Аташ ― 2021 елның 22 апреле, РФ, БР, Дүртөйле) — мәдәният хезмәткәре, композитор, баянчы, татар һәм башкорт эстрадасында популяр булган җырлар авторы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). «Дүртөйле районының ».
Тәрҗемәи хәле 1938 елның 1 июлендә Башкортстан АССР Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында туган. Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (1969).
1958 елдан — Кушнаренко, 1966 елдан — Чакмагыш, 1975 елдан — Илеш районнары мәдәният йортларының баянчы-аккомпаниаторы.
1976—1999 елларда Дүртөйле шәһәренең мәдәният һәм техника сараеның сәнгать җитәкчесе, Дүртөйле шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге агиткултьбригадасының өлкән методисты.
Иҗаты 1960-елларда җырлар яза башлый. 400 дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән: «Сарманай» (Уфа, 1993), «Әле дә дуслар бар әле» (1993), «Күңелем моңнары» (2007) һ. б. Туган якка мәхәббәт, туган як табигатенә соклану белән сугарылган, якыннарга багышлап язылган җырлары тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. «Сарманай» (Вил Казыйханов сүзләренә), «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләренә), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләренә), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (икесе дә — үз сүзләренә) һ. б. җырлары заманында хитка әверелгән.
Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Вил Казыйханов, Риф Мифтахов, Марсель Сәлимов, Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, Муса Сираҗи, Венера Каһирова һ. б. шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Асаев һ. б. билгеле җырчыларның репертуарына кергән.
Мәскәү (Мәскәү кремле Съездлар сарае, ВДНХ), Казан, Петербург, Сембер, Кишинёв, Түбән Варта, Мурманск һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый.
2021 елның 22 апрелендә 82 яшендә Дүртөйледә вафат Башҡортостанда билдәле композитор һәм йырҙар авторы Мөфтәдин Ғиләжев арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 22 апрель 2021 ел .
Хәтер 2022 елның 4 июлендә Дүртөйле районы Түбән Аташ авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге депутаты Ришат Рәшит улы Имаев башлангычы белән, композиторның музей-бүлмәсе ачылган Музей композитора М. Гилязева. Атайсал. Музейдагы экспозиция бай: композиторның иҗаты турында кызыклы документлар, көнкүреш һәм шәхси әйберләре, хатлар, фотосурәтләр урын алганЛәйлә Аралбаева. Республикала композитор Мөфтәдин Ғиләжевтың музейы асылды. Башинформ МА, 08.07.2022.
Гаиләсе Хатыны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрзәнә Гыйләҗева.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре 1993 — БР атказанган сәнгать эшлеклесе «Дүртөйле районының мактаулы гражданы»
Искәрмәләр
Сылтамалар Мөфтәдин Гыйләҗев турында
Моны да карагыз М. Гыйләҗев җырлары
Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Музыкантлар Төркем:Баянчылар Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Татар композиторлары Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Дүртөйле районының мактаулы гражданнары