Иштаде́ва, яки иштаде́вата () — Һинд динендә баш июченең яраткан Ходаен билгеләүче Санскрит төшенчәсе.V. S. Apte, A Practical Sanskrit Dictionary, p. 250. Понятие Иштадева төшенчәсе Бхакти традицияләрнең Смартизм тарафдарлары өчен аеруча әһәмиятле, биредә ышанучы йөрәгенә иң якын, иң күбесе илһамландыра торган Илаһ табыну формасын сайлый. Смарта традициясе тарафдарлары иштадевасын Ходайның биш (алты) төп формасы саныннан сайлый. Вайшнавизмның монотеистик традициясендә ышанучы иштадева буларак Вишну һәм аның аватарлары (Кришна һәм Рама кебек) ипостасьларының берсен сайлый. Шулай ук Шактизм тарафдарлары иштадева итеп Деви ипостасьларының берсен; ә шиваитлар - Шива ипостасьларының берсен сайлап алалар. Һинд диненең изге текстларында иштадевага табыну мисалы булып Хануман тора, аның иштадевасы булып Рама булган. Һиндстан тарихыннан күренекле мисаллар булып Тулсидас булган, ул шулай ук Раманың тугърысы булган, һәм Мирабай булган, аның иштадевасы булып Кришна булган. Табынуны күбрәк өй алтаренда башкарырга сайлыйлар, хәтта туганнардан да аерым итем, Илаһның сурәте яшерелә.Иштадева // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь. / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996.

Искәрмәләр

Сылтамалар The Significance of the Hindu Doctrine of Ishtadeva by Anantand Rambachan

Төркем:Һинд дине