Кырлыган - кырлыганчалар семьялыгыннан күпьеллык үлән яки ярымкуаклар ыругы.
"Хан үләне, боланут, иван-чай, кипрей" атамалары да билгеле. .
Таралуы
200 гә якын төре билгеле, тропиклардан кала, бөтен Җир шары буйлап таралган. Татарстан территориясендә 9 төре бар. Төкле кырлыган (E. hirsutum), саз кырлыганы (E. palustre), вак чәчәкле кырлыган (E. parviflorum) барлык районнарда да очрый; тимер сабаклы кырлыган (E. adenocaulon), ал чәчәкле кырлыган (E. roseum) һәм башкалар — республикада сирәк очраучы төрләр. Су буйларында, сазлыклы болыннарда, чишмәле сазлыкларда үсә.
Ботаник тасвирлама 15–150 см биеклектәге төкчәле үләнчел үсемлек, озын җир асты һәм җир өсте үсентеле. Яфраклары тасма, ланцетсыман, бөтен, утырма яки кыска сабаклы. Чәчәкләре алсу яки куе кызыл, чук яки башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — күп орлыклы ачылучан тартмачык. Орлыклары — озын төкчәле бүрекчә. Июнь–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.
Кулланылыш Төкле кырлыган халык медицинасында бөрештергеч һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.
Кырлыганның барлык төрләре дә бал бирүче.
Чәй ясауда киң кулланыла. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyrlygan.
Кырлыганнан чәй ясау тәртибе https://syuyumbike.ru/news/desert/makhsus-kyrlygan-che Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Карлыган түгел, кырлыган
Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Үләннәр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Ауразия флорасы