Зәки Рахмангулов, Зәки Салават улы Рахмангулов (РахманкуловТатар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 197нче бит, 1923 елның 5 июне, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Куандык районы, Бузулук — 2009 елның 28 июле, РФ, Ырынбур өлкәсе, Медногорск) — металлург, Ырынбур өлкәсе Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Медногорскиның шәрәфле ватандашы (1979)Почётные граждане г. Медногорска .
Тәрҗемәи хәле 1923 елның 5 июнендә Ырынбур өлкәсенең Куандык районы Бузулук авылында туган. Бик яшьли ятим калып, чит гаиләдә тәрбияләнә. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1939 елда комсомол путевкасы белән Чкалов (хәзерге Ырынбур) өлкәсе Медногорск шәһәрендә укый, бер үк вакытта Медногорск бакыр-күкерт комбинатында горновой булып эшли.
Бөек Ватан сугышында 1942 елның маенда үзе теләп фронтка китә. Сталинград һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Сталинградтан Венага кадәр сугышчан юл уза. Яралана.
1947 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, үзе эшләгән заводка кире кайта, һөнәр укуханәсендә производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 1950—1973 елларда Медногорск бакыр-күкерт комбинатының өлкән горновое.
Төсле металлургияне үстерүдәге зур уңышлары өчен ССРБ Югары шурасы президиумының 1966 елның 20 мае указы белән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.
1973 елда пенсиягә чыга. 22 ел «Металлург» санаторий-профилакториендә хуҗалык мөдире булып эшли. 1965 елдан башлап, Медногорск шәһәр шурасына депутат булып сайлана, берничә ел шәһәр ветераннары штабын җитәкли.
2009 елның 28 июлендә Медногорскида вафат, шәһәр зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Социалистик Хезмәт Каһарманы (20.05.1966) Ленин ордены (20.05.1966) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)Рахмангулов Закей Салаватович Жуков медале һ. б. бик күп санлы медальләр.
Хәтер 2018 елның 1 октябрендә Медногорск үзәгендәге Батырлар аллеясендә портреты куелган гранит йолдыз урнаштырылганМеталлурги ММСК возвели Аллею героев .
Сылтамалар Рахмангулов Закей Салаватович. «Милләттәшләр» порталы Рахмангулов Закей Салаватович. «Ватан батырлары» патриотик интернет-порталы Рахмангулов Закей Салаватович . «История Оренбуржья» 5 июня родились. iveinternet.ru
Искәрмәләр
Төркем:Металлурглар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар