USS John S. McCain (DDG-56) — УРО тибындагы эсминец «Арли Бёрк» тибы.
АКШның Bath Iron Works верфенде төзелгән, хәрби-диңгез көчләренең Япониядә урнашкан Йокосука, диңгез станциясендә хезмәткә билгеләнгән.
USS John S. McCain 1999 елда диңгезгә чыккан. Аның экипажы - 327 кеше. Кораб ракеталар, зенит һәм артиллерия җиһазлары белән җиһазландырылган. Корабта шулай ук боралак урнаша. Кораб АКШ хәрби-диңгез көчләре адмираллары, сенатор Джон Маккейнның бабасы һәм әтисе хөрмәтенә аталганАКШ хәрби корабы нефть танкерына бәрелгән.
Джон Маккейн үзенең Твиттерында корабтагы хәрбиләр өчен дога кылганын язган.
Хәрби хезмәт 21 август 2017 ел. Малакка бугазы. АКШ хәрби-диңгез көчләренең "Джон Маккейн" исемле ракеталы хәрби корабы Сингапур ярлары янында Alnic MC нефть тенкерына бәрелгән.
Бәрелү хәрби кораб Сингапур портына кергән вакытта, җирле вакыт белән 06:24тә (Казан вакыты белән: 00.24) булган, дип хәбәр итә The New York Times. Нефть танкерында Либерия байрагы булган.
Бәрелү нәтиҗәсендә биш хәрби яраланган, тагын 10 хәрби хәбәрсез югалган. Эзләү-коткару эшләре алып барыла. Корабның арткы өлеше зыян күргән«Джон Маккейн» столкнулся с нефтяным танкером неподалеку от Сингапура: Вооруженные силы: Силовые структуры: Lenta.ru.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар АКШ хәрби корабы нефть танкерына бәрелгән
Төркем:АКШ хәрби кораблары Төркем:Эскадра мина ташучылар