Елена Цыплакова, Елена Октябрь кызы Цыплакова (, 1958 елның 13 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РФ театр һәм кино актрисасы, режиссер. Наталья Нестерова академиясенең кино һәм ТВ факультеты деканы. РФ халык артисты (2013).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 13 ноябрендә Ленинградта рәссам-графиклар Зоя һәм Октябрь Цыплаковлар гаиләсендә туган. Кечкенә вакытыннан ук спорт (фигуралы шуу, йөзү, пятиборье) белән җитди шөгыльләнә. ГИТИСның ике курсын (1978), ВГИКның актерлык бүлеген (1979), ВГИКның режиссерлык бүлеген (1985) тәмамлаган.
Иҗаты 1979—1981 елларда Мәскәүнең Кече театрында уйный.
Мәктәптә укыганда режиссер Динара Асанованың фильмнарында уйный башлый: 1974 елда «Тукранның башы авыртмый» () картинасында Ира Федорова роле белән таныла.
1970-1980 еллар — киноактриса буларак, иң актив чоры: 40 тан артык картинада төшә. «Мәктәп вальсы» (, режиссер Павел Любимов, 1978), «Нәфрәт» (, режиссер Самвел Гаспаров, 1977), «Тапшырырга рөхсәт ителмәгән ачкыч» (, режиссер Динара Асанова, 1976), «Д′ Артаньян һәм өч мушкетчы» (, режиссер Георгий Юнгвальд-Хилькевич, 1978) һ. б. фильмнарындагы рольләре белән танылу ала.
1988 елдан үзе дә картиналар төшерә. Беренче эше (режиссёрлык дебюты) — «Качып китүче гражданин» (, 1988). 1989 елда Карен Шахназаровның «Старт» иҗат берләшмәсендә «Камыштан оҗмах» () картинасын төшерә. Әлеге картина Сан-Себастьянда узган халыкара кинофестивальдә (Басклар Иле, Испания, 1990) режиссура өчен призга лаек була.
«Кармелита» (2009), «Авыл йоклаган арада» (, 2014), «Туу турында таныклык» (, 2017) һ. б. фильмнары бар. Гаилә хәле Беренче ире — Кече театрда бергә эшләгән коллегасы Геннадий. Икенче ире (1984-2004 елларда) — теш табибы Сергей Липец. Өченче ире (2005 елдан) — Павел Щербаков. Үги кызы Юлия.
Әдәбият Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Елена Цыплакова. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар Елена Цыплакова. IMDb Елена Цыплакова. peoples.ru
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Режиссёрлар