Бәдретдинов — фамилия. Дамир Бәдретдинов, Казан театр училищесы директоры (1962-1963 еларда). Динар Бәдретдинов (1985), виртуоз баянчы, ТР атказанган артисты. Дмитрий Бәдретдинов (1980-2000), икенче чечен сугышында вафат. Макфи Бәдретдинов (1940), инженер-технолог, ТР атказанган машина төзүчесе. Мәкки Бәдретдинов (1944), инженер-технолог, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре. Миңнулла Бәдретдинов (1901-1943), Советлар Берлеге Каһарманы. Нәҗип Бәдретдинов, «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы һәм мөхәррире. Өлфәт Бәдретдинов (Ульфат Бадретдинов, 1957), язучы, журналист, Удмуртиянең Дәүләт премиясе лауреаты (2016). Рамил Бәдретдинов, Яр Чаллы сәнгать көллияте директоры (2001 елдан), фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Ратмир Бәдретдинов, биюче, Башкортстанның халык артисты. Рәгыйб Бәдретдинов (1945), комбайнчы, Хезмәт даны орденының тулы кавалеры. Сабирҗан Бәдретдинов (Сабирҗан Бәдретдин, 1960), журналист (АКШ). Хәмзә Бәдретдинов, (1959), журналист
Бәдретдинова Илсөя Бәдретдинова (1981), җырчы. Моны да карагыз Владимир Бәдертдинов (1947), контр-адмирал (1989).
Шулай ук карагыз Бәдриев
Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр