Төркия лирасы - Төркия Җөмһүриятенең акча берәмлеге. 1 лира = 100 куруш. Гамәлгә Ататөрк реформасы нәтиҗәсендә 1923 елның 29 октябрендә Госман лирасын алыштырып кертелде. Символы ₺; ISO 4217 буенча лираның коды — TRY.
Номиналлар 2009 елның 1 гыйварыннан түбәндәге номиналлы банкнотлар йөри:
5 лира; 10 лира; 20 лира; 50 лира; 100 лира; 200 лира.
һәм түбәндәге номиналлы монеталар:
1 куруш; 5 куруш; 10 куруш; 25 куруш ; 50 куруш ; 1 лира.
Төркем:Акча берәмлекләре Төркем:Төркия