Эльмира Әмир кызы Зарипова ( яки , 1974 елның 24 апреле, ) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2008—2014), Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры (2014—). Педагогика фәннәре кандидаты (2009)

Тормыш юлы Эльмира Зарипова 1974 елның 24 апрелендә Казанда туа. 1994 елдан Казан шәһәренең 126 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1996 елда Казан дәүләт университетын «тарих» белгечлеге буенча тәмамлыйЗАРИПОВА ЭЛЬМИРА АМИРОВНА / mtsz.tatarstan.ru.

1996—1999 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры референты, кече фәнни хезмәткәре. 1999—2001 елларда — Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясендә әйдәп баручы белгеч, бүлек җитәкчесе.

2001 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Аппаратында социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары. 2005 елдан Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары. 2007 елдан 2008 елга кадәр ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары. 2008—2014 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү.

2002 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен, 2011 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлыйЗарипова Эльмира Амировна / TatCenter.ru.

2014 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнәНазначен новый министр труда, занятости и социальной защиты РТ.

Бүләкләр

2005 — «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале; 2010 — «Россия Федерациясе Пенсия фондына 20 ел» истәлек билгесе; 2010 — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының мактау грамотасы; 2011 — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале; 2012 — «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале; 2014 — «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме; 2014 — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Булышлык өчен» көмеш медале; 2017 — Татарстан Республикасы финанс министрлыгының рәхмәт хаты; 2019 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2020 — Россия Федерациясе Президентының рәхмәте. 2026 ― «Ел медиашәхесе» номинациясендә «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе «Бәллүр каләм – 2026»: конкурс лауреатлары һәм төп приз – автомобиль иясе. Татар-информ, 20.05.2026. 2026 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының медале ― хезмәттәге уңышлары һәм күпъеллык намуслы эше өчен Указ Президента Российской Федерации от 21.06.2026 № 433. Официальное опубликование правовых актов

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Министрлар Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәрләре Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр