Марго Киддер, Маргарет Рут Киддер (, 1948 елның 17 октябре, Канада, Йеллоунайф — 2018 елның 13 мае, АКШ, Монтана штаты, Ливингстон) — Канада - АКШ кино актрисасы һәм продюсер. Өч «Җини» (Genie) премиясе (Канада), «Эмми» һәм «Сатурн» кинопремияләре (АКШ) лауреаты. «Супермен» () сериалында уйнаган Лоис Дейн роле белән танылу алган.
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 17 октябрендә Канаданың төньягында Йеллоунайф шәһәрендә 5 балалы гаиләдә туган. Әтисе — тау , әнисе — укытучы. Торонтода (Канада) кызлар өчен Havergal College мәктәбен тәмамлаган. Иҗат эшчәнлеген 1960-еллар ахырында Канада телевидениесендә башлаган, күпчелек вестерннарда төшкән.
Зур киноэкрандагы дебюты — АКШ режиссеры Брайн де Пальманың (en) «Кыз туганннар» (, 1973) картинасында уйнаган Danielle Breton / Dominique Blanchion роле.
1974 елда режиссёр Milad Bessadaның «Белфастта тыныч көн» () картинасында Brigit Slattery / Thelma Slattery ролендә һәм режиссёр Боб Кларкның (en) «Кара Раштуа» () картинасында Barbara Coard ролендә уйный. Әлеге рольләре өчен 1975 елда Канаданың «Җини» (Genie) кинопремиясенә лаек була.
1975 елда АКШка килә һәм Голливудта режиссёр Ричард Доннерның «Супермен» () сериалында төшә: «Супермен» (1978), «Супермен 2» (1980), «Супермен 3» (1983) һәм «Супермен 4: Тынычлык өчен көрәш» (1987). Әлеге фильмнарда уйнаган Лоис Дейн роле дөньякүләм танылу алып килә.
1979 елда режиссёр Стюарт Розенбергның (en) «Амитивилль дәһшәте» () картинасында Кэти Лац ролендә уйнап та дан казана.
1981 елда Канадага кайтып, режиссёр Donald Everett Shebibның «Йөрәк газаплары» () картинасында баш рольдә уйный һәм өченче тапкыр «Җини» (Genie) премиясенә лаек була.
Соңрак чорда икенче пландагы рольләрдә генә уйный, вакытлы матбугатта алкоголь кулланып, җәнҗалларда катнашып кына телгә алына.
2018 елның 13 маенда 69 яшендә АКШның Монтана штатында Ливингстон шәһәрендәге өендә вафат булган, «үз-үзен үтергән» дигән нәтиҗә ясалаУмерла звезда фильмов о Супермене Марго Киддер. vokrug.tv, 15.05.2018.
Гаилә хәле Беренче ире — Томас Макгуэйн (), АКШ сценарий язучысы. Кызлары Мэгги МакГуэйн (, 1976, язучы Уолтер Кирнга кияүгә чыккан). Икенче ире (1979 елда, берничә көн) — Җон Һөрд (, 1946—2017), актер. Өченче ире (1983—1984 елларда) — Филипп де Брока, француз режиссеры.
Сылтамалар Марго Киддер. Рәсми сайт Марго Киддер. vokrug.tv Margot Kidder (1948–2018). IMDb
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Канада актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:«Сатурн» премиясе лауреатлары Төркем:«Җини» премиясе лауреатлары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:Үз-үзенә кул салган актрисалар