Формат (, <  — тышкы кыяфәт): китап, бит, кәртәчкә зурлыгы һәм башка шуның кебекләр (мисаллар: кәгазь форматы, китап форматы); информацион объектның билгеле төзелеше (мисал: файл форматы); нинди дә булса вакыйганың яки чараның төзү һәм тапшыру ысулы, үткәрү формасы (мәсәлән: очрашу форматы). идарә органы белән хупланган кагыйдәләр, тәртипләр җыелмасы һ. б. ш. Шулай ук эш итү исемлеге, берәр нәрсәнең исемлеге формат була ала.

Формат төрләре Кәгазь форматы — кәгазь битенең стандартлаштырылган зурлыгы. Сәнгать әсәре форматы — билгеле жанрга һәм стильгә туры килгән әсәрнең үзенчәлекле эчке оешмасы. Радио станциясенең яки телеканалның тапшыру форматы, һәм аның бирелеш стандарты (типажы), шул исәптән жанрлар буенча да: яңалык, спорт, юмористик һ. б. Кинематограф форматы — кинофильмның сыйфатын билгеләгән кулланыла торган киноэлпәнең (киңлек, кадр зурлыгы), кинотөшерү һәм кинопроекцион аппаратларның һәм тавыш җиһазларының техник характеристиклары җыелмасы.

Компьютер белемендәге форматлар Файл форматы — бирелмәләрнең компьютер файлындагы тасвирлама төзелеше. Текст форматы — текст бирелмәләрен саклау форматы. График формат — график мәгълүматнең (фото һәм рәсемнәр) саклау форматы. Аудио форматы — тавыш файлларын саклау форматы. Видео форматы — видеомәгълүмат саклау форматы; шулай ук экран яклары нисбәте: 4:3, 14:9, 16:9. Ачык формат — һәркем алырлык (аның тасвирламасы ябык түгел) санлы бирелмәләрнең саклау спецификациясе.

Форматлау Дискны форматлау — компьютер дискын (каты дискны, дискетны) билгеләп чыгу процессы — аны логик өлешләргә (секторларга, юлларга) аеру һәм билгеләү. Форматлаганда дисктагы барлык мәгълүмат юк ителә (кайчакта кире кайтарып була).

Искәрмәләр