Һади Такташ урамы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам. Почта индекслары 423803, 423806. ОКАТО коды: 92430000000 Почтовый индекс улица им Хади Такташа, г. Набережные Челны. Координатлары 55.69085°, 52.341951°.
Тарих Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1901-1931) хөрмәтенә аталган.
ҺадиТакташ шигърияте КамАЗ төзүчеләр арасында бик популяр була.
Урнашуы Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районында урнашкан озын урам, ЗЯБ бистәсенең төп урамнарының берсе. Бистәнең 15нче, 16нчы, 18нче, 19нчы, 28нче комлекслары аша уза. Елга аръягы белән киселештә башлана. Сарман тракты белән киселештә тәмамлана. Игелекле , Типография , Низаметдинов урамы, Бакча тыкрыгы, Комаров урамы, Крупская урамы, Энергетиклар тыкрыгы, Аркылы белән кисешә.
Игътибарга лаек объектлар 61нче йорт — ДОСААФ җирле оешмасы бинасы 36нчы йорт — 8нче урта мәктәп 30нчы йорт — 57нче санлы «Веснянка» балалар бакчасы 27нче йорт — 6нчы урта мәктәп 26нчы А йорт — «Һади Такташ» сәүдә үзәге 24нче йорт — 15нче санлы «Күбәләк» балалар бакчасы
Әдәбият Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар Һади Такташ урамы Яр Чаллы картасында
Искәрмәләр
Төркем:Яр Чаллы урамнары Төркем:Һади Такташ хөрмәтенә аталган объектлар