Иштирәк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл.
География Чаллы шәһәреннән 30 км көньяк-көнбатыштарак, Аулаш елгасының югары агымы буенда. Тарих 1678 дән Бачкеева Пустошь исеме белән мәгълүм, революциягә кадәрге чыганакларда Алансу авылы буларак та билгеле. 18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше, мич чыгару белән шөгыльләнә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, Иштирәктә мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. 19 йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1002,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Минзәлә өязе Афанас волостенда. 1920 дән ТАССРның - Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Чаллы, 1972 нең 1 ноябреннән - Зәй, 1977 нең 26 декабреннән Тукай районында. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Демография Халык саны1870189719201926193819491958197019791989200220104867561073902954718410508395448540 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 586 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,42%, башка халыклар — 3,58%.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.