Гарифуллина Гөлнар Фәрит кызы – “Татмедиа” АҖ филиалы Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе. «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесеГөлүзә Ибраһимова. «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды. Татар-информ, 5.08.2022.
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 26 февралендә Казанда туган. 1990 елда Яр Чаллы шәһәрендә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1997 елда Гали Акыш исемендәге лицейга журналистика белгечлеге буенча 9 сыйныфка укырга кереп, аны 2000 елда тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт университетына Журналистика, социология һәм психология факультетының татар журналистикасы бүлегенә укырга килә. 2005 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Студент чорында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барып, мәкаләләрен “Саба таңнары”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” газеталарында бастыра.
2005 — 2008 елларда – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы дәүләт учреждениесендә хәбәрче, иҗтимагый-сәяси мәгълүмат мөхәррире
2008 — 2018 елларда – «Татмедиа» АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе.
Татарстан Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында, ТР Президенты, Хөкүмәте, Дәүләт Советы эшен яктырта. Сәламәлек саклау, авыл, иҗтимагый тормыш, яшьләр, студентлар тормышы, спорт темаларына яза.
Кияүдә, кызы бар.
Бүләкләре
Социаль хезмәтләр җыелмасы әһәмиятен аңлатуда актив хезмәттәшлек өчен, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2012 ел) 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган грамота һәм истәлек медале (2013 ел). Студентлар арасында спортны популярлаштыруга, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел) 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын яктыртканы өчен, Спорт проектлары башкарма дирекциясе Рәхмәт хаты (2015 ел) Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны яктыртуда актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел) Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы (2018 ел) 2023 ― Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Хөкүмәтнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татар-информ, 30.05.2023
Казанышлары Татарстан Республикасы студент хезмәт отрядлары хәрәкәте һәм 50 еллык юбилеен иң яхшы яктырту буенча республика конкурсының “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2014 ел) “Движение в радость” республикакүләм бәйгенең “Интернет-басмаларда иң яхшы язма” номинациясендә җиңүче дипломы (2017 ел) «Бәллүр каләм ― 2022» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе («Татарлар» газетасы редакторы Гөлназ Шәйхиева, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән Михаил Любимов белән берлектә). 2025 ― патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында «Очерк» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә лаек булганФирүзә Гыйниятова. «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Геройлар янәшә» конкурсында җиңүче булды. Татар-информ, 20.06.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Журналист Гөлнар Гарифуллина үз күргәннәре турында яза. Интертат.ру, 19.12.2017 Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА: автор яңалыклары. «Саба таңнары»
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар журналистлары Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре