Сурья (, , IAST: ‘'Sūrya’', Кояшны аңлатучы сүз.) — Һинд динендә Кояш, якытылык, көн һәм акыл ходае. Борынгы Һиндстан әдәбиятында шулай ук Адитья, Арка, Бхану, Савитру, Пушана, Рави, Мартанда, Митра һәм Вивасвана буларак атала.

Арбасын җиде ат тарта, грек эквиваленты — Гелиос, балалары — Шраддхадэва Ману, Яма, Ямуна, Бхадра, Шани, Карна, хатыннары — Ушас, Ратри, Чхая, Саранью, әтисе — Кашьяпа, әнисе — Адити, яшәү урыны — Кояш, көне — Якшәмбе.

Сурья Һинд динендә Кояш ходае белән ассоциацияләнә, бигрәк тә Раджастхан, Гөҗәрат, Мадхья Прадеш, Бихар, Уттар Прадеш, Джаркханд һәм Одисса кебек штатларның Саура традициясендә. Смарта традициясендә ул Брахманны аңлауга эквивалент аспектлар һәм ысуллар буларак биш Ходайның берсе дип таныла. Аның иконографиясендә ул еш атлар белән җигелгән арбада баручы итеп, атлар еш җидәү, алар салават күперенең яктылык нурларын чагылдыра. Урта гасыр Һинд динендә Сурья шулай ук төп Һинд дине Ходайлары Шива һәм Вишну өчен эпитет булып тора. Кайбер борынгы текстларда һәм сәнгатьләрдә Сурья синкретик рәвештә Индра, Ганеша һәм башкалар белән сурәтләнә. Сурья турында Ходай буларак Буддизм һәм Джайнизм әдәбиятында язылган.

Һинд астрологиясендә зодиак системасында Сурья тугыз күк йортның (Навграханың) берсе. Сурья яки Рави Һинду календаренда Равивара, яки Якшәмбе. Сурьяны ихтирам итүче төп фестивальләргә һәм дини сәфәр кылуларга Макара Санкранти, Понгал, Ратха Саптхами, Чатх пуджа һәм Кумбха Мела керә., Quote: «Макара Санкранти ул Һиндстан буйлап үткәрелә торган фестиваль, аның исемнәре күп, монда Кояш Ходаена ихтирам күрсәтелә.»

Текстлар һәм тарихы

Ведик Иң борынгы сакланган Ведик гимннарда, мәсәлән, Ригведаның 1.115 гимнында, «Сурья» "таң атучы Кояш"ка аеруча ихтирам белән искә алына һәм аның символизмы караңгылыкны бетерүче, белемне, яхшылыкны һәм бөтен тормышны рөхсәт итүче. Шулай да, контекстның куллануы үзенә төрле хасияте бар. Кайбер гимннарда, Сурья сүзе хәрәкәтләнмәүче объектны, күктә ташны яки асылташны аңлата, (Ригведаның гимннары 5.47, 6.51 һәм 7.63); шул ук вакытта башкаларда ул шәхес Ходайны аңлата.

Ведалар Кояшны (Сурьяны) материаль Галәм (Пракрити)ның барлыкка китерүче итеп раслыйлар.Barbara A. Weightman (1996), Sacred Landscapes and the Phenomenon of Light, Geographical Review, Vol. 86, No. 1 (Jan., 1996), pages 59-71 Ведик текстларның катламнарында Сурья Агни һәм я Вайю яки Индра белән өчлекләрнең берсе, алар Һинду Брахман концепциянең эквивалент сурәте һәм аспекты.Jan Gonda (1969), The Hindu Trinity, Anthropos, Bd. 63/64, H. 1/2, (1968/1969), pages 216, 219 with footnote 51, 212—226

Ведик әдәбиятның Брахмана катламында, Сурья Агни (ут Ходае) белән шул ук гимннарда бергә килә. Сурьяга көндез табыналар, ә Агни үзенең ролен төнлә уйный. Фикер эволюцияләнеп, Капила Ватсьяян раслаганча, Сурья Галәмнең беренче принцибы булып Агни була. Ведаларның Брахманнар катламында,Henk Bodewitz (1997), Jaiminīya Brāhmaṇa I, 1-65: Translation and Commentary, Brill Academic, , pp. 328—329, 254—258JC Heesterman (1985), The Inner Conflict of Tradition: Essays in Indian Ritual, Kinship, and Society, University of Chicago Press, , pp. 93-94, һәм Упанишадаларда Сурья күрү куәте, визуаль сиземләү һәм белем белән бәйле итеп күрсәтелә. Шуннан соң ул күз итеп күрсәтелә, чөнки Һинду хәкимнәре Атманга сәяхәттә (җан, үз) Ходайларга тышкы ритуалларны онытсаң да, эчке чагылышларга һәм эчтән медитация ясарга киңәш иткәннәр, бу Брихадараньяка Упанишад, Чандогья Упанишад, Каушитаки Упанишад һәм башкаларда чагыла.Brihadaranyaka Upanishad Robert Hume (Translator), Oxford University Press, pp. 96-97Kausitaki Upanishad Robert Hume (Translator), Oxford University Press, pp. 302—303, 307—310, 327—328Patrick Olivelle (1992), The Samnyasa Upanisads: Hindu Scriptures on Asceticism and Renunciation, Oxford University Press, , pp. 147—151

Эпослар Махабхарата эпосы аның бүлеген Сурья белән ача һәм аны ихтирам итеп "Галәмнең күзе, барчаның җаны, тормышның чыганагы, Самкхьяның һәм Йогиның максаты, һәм хөррият һәм рухи эмансипация символизмы итеп атый.

Махабхаратада, Карма Сурьяның һәм кияүгә чыкмаган Кунти принцессаның улы. Эпоста Кунтиның кияүгә чыкмаган ана буларак травмасы тасвирлана, аннан соң Карнаны ташлавы, шуннан соң ул гомер буе хафалана. Бәби Карнаны түбән каста арба ясаучы таба һәм уллыкка ала, әмма ул бөек сугышчы һәм Курукшетра бөек сугышында үзәк характерларның берсе була, анда ул үги туганнары белән сугыша. Бәхетсезлек белән бөтен тормышын көрәшкән Карма атасына кайта.

Буддизмда

Сурья Буддист сәнгатендә Ходай итеп карала, мәслән Император Ашокага карый торган борынгы эшләрдә. Ул Бодхгаяда Махабодхи гыйбадәтханәсендә рельефта очрый, ул дүрт ат тарафыннан тартыла торган арбада бара, аның яннарында Уша һәм Праттьюша. Шундый сәнгатьтә Сурья яхшылыкның начарлыкны җиңүенең Буддизмның иртәрәк Һинд дине традициясеннән алынган концепциясе.Rajiv Kumar and Anil Kumar (2010), A UNIQUE SŪRYA CARVING ON AŚOKAN RAILINGS AT BODHGAYA Annals of the Bhandarkar Oriental Research Institute, Vol. 91, pp. 87-89

Грек һәм Фарсы йогынтылары Кояш Көньяк Америка, Европа, Африка һәм Азия борынгы һәм урта гасыр мәдәниятләрендә булган уртак Ходай. Сурья риваятьләренең хасиятләре Исламгача-чор Персиянең Хваре-кшаета белән һәм Грек-Рим мәдәниятендәге Гелиос белән охшаш хасиятләре бар. Элгуд раслаганча, Сурья ул Ведик Ходай, әмма аның Ходай статусы Кушан чорында борынгы Персия һәм Һиндстан белән контактлар аша көчәйтелгән булган, шулай ук 8-енче гасырда Кояшка табынучы парслар Һиндстанга күчкәннәр. Элгуд буенча, Кушан эрасыннан соң, 1-енче меңьеллык урталарында Сурья иконографиясенә кайбер Грек хасиятләре өстәлгән булган.

Иконография

Һинд динендә Сурьяның иконографиясе текстларга туры килеп төрле. Ул типик рәвештә ике кулында да лотос тотучы сокландыргыч шәхес итеп күрсәтелә, ул ике яки күбрәк типик рәвештә җиде ат алып бара торган арбада бара торган итеп сурәтләнә. Җиде ат Санскритның җиде үлчәме хөрмәтенә аталган: Гаятри, Брихати, Ушних, Джагати, Тристубха, Анустубха һәм Панкти.

Архитектураны, иконографияне һәм конструкция күрәстмәләрәре тасвирлаучы Һинд дине тексты Брихат Самхита раслаганча, Сурья ике куллы итеп һәм таҗны кигән килеш сурәтләнергә тиеш. Моннан аермалы буларак, Вишнудхармоттара, архитектура буенча башка Һинд дине текстында раслаганча, Сурья иконографиясе аны дүрт куллы, ике кулында чәчәкләр, өченчесендә таягы белән һәм дүртенчесендә язу әсбабы белән сурәтләнергә тиеш (Кунди пальма яфрагы һәм белемне символлаучы каләм). Ике китапта да аның арба йөртүчесе итеп Арунаны күрсәтә, ул утырган килеш сурәтләнә. Аның ике ягында хатыннар, алар таң Алиһәләрен чагылдыра, аларның исемнәре Уша һәм Пратьюша. Алиһәләр укларны ата торган итеп күрсәтелә, бу аларның караңгылыкка чакыру инициативасы символизмы.

Сурьяның иконографиясе вакыт узу белән төрле булган. Кайбер борынгы сәнгатьләрдә, бигрәк тә безнең эраның элекке гасырлардан бирле, аның иконографиясе Персияда һәм Грециядә табылганнарга охшаш бу Грек, Фарсы һәм Скиф йогынтыларын кабул итүне фараз итәргә мөмкинчелек бирә. After the Greek and Kushan influences arrived in ancient India, some Surya icons of the period that followed show him wearing a cloak and high boots. Кайбер Буддист сәнгатьләрендә, бу арба дүрт арт тарафаныннан тартылган итеп күрсәтелә. Непалда Буддист монастырьларның ишекләре аны «Чандра» (Ай Ходае) белән күрсәтә, символик рәвештә Сурья нурлы кызыл әйләнә буларак күрсәтелә.

Сурьяның иконик булмаган символларына Свастика һәм боҗра-таш керә.

Арка, Митра һәм башка синонимнар Сурья турында Һинд әдәбиятында төрле исемнәр белән язалар, алар типик рәвештә Кояшның феноменологик хасиятләрен чагылдыра. Шулай итеп, Савитр калкучы һәм батучы дигәнне аңлата, Адитья сокландыргыч дигәнне аңлата, Митра Кояшка «барлык кешелеккә яктыртучы дус» дигәнне аңлата, шул ук вакытта Пушан Кояшка Дэваларга караңгылыкны кулланучы Асураларны җиңгән яктыртучы итеп күрсәтә. Борынгы мифологиядә Арка, Митра, Адитья, Тапан, Рави һәм Сурьяның иртә риваятьләрдә төрле сыйфатламалары бар, әмма эпослар чорында алар инде синонимик булган.

«Арка» төшенчә төньяк Һиндстанның гыйбадәтханә исемнәрендә һәм Һиндстанның көнчыгыш өлешләрендә еш очрый. Одиссада 11-енче гасыр Конарк Гыйбадәтханәсе «Кона һәм Арка» катнаш сүзеннән, яки «Почмакта Арка» дигәннән килеп чыккан. Аркадан башка Сурья гыйбадәтханәләренә Уттар Прадешта Уттарарка һәм Лоларкан һәм Раджастханда Баларка керә. Башка 10-ынчы гасыр гыйбадәтханә хәрәбаләренә Уттар Прадешта, Бахрайчта Баларка Сурья Мандиры керә, ул 14-енче гасыр төрек яулары вакытында җимерелгән булган.

Астрономия Кояш һәм Җир Кояш җирдә көннең һәм төннең сәбәбе, әйләнгәнгә күрә, монда төн булганда, башка якта көн, Кояш чынлыкта калыкмый һәм батмый да. Aitareya Brahmana III.44 (Rigveda)Martin Haug (1922), The Aitareya Brahmana of the Rigveda, Chapter 3, Verse 44, Editor: BD Basu, The Sacred Books of the Hindus Series, pages 163-164 |bgcolor=#FFE0BB |align = right Сурья Санскрит телендәге төрле астрономик Һинду текстларында әһәмиятле күк җисеме, мәсәлән, Айрабхата язган 5-енче гасыр "Айрабхатия"дә, Латадеваның 6-ынчы гасыр "Ромака"да һәм Варахамихираның "Панча Сиддхантика"да, Брахмагуптаның 7-енче гасыр "Кхандакхадьяка"сында һәм Лалланың 8-енче гасыр "Сисьядхиврддида"сында. Бу текстлар Сурьяны һәм төрле планеталарны планетах хәрәкәтне фараз итү өчен тәкъдим итә. Башка «Сурья Сиддхантха» кебек текстлар 5-енче һәм 10-ынчы гасыр арасында тәмамланган дип әйтергә була, аларның бүлекләре төрле планеталар һәм Ходай риваятьләре турында сөйли.

Бу текстларның кулъязмалары төрле юрамаларда бар, алар Сурьяның һәм планеталарга нигезләнгән әйләнешне күрсәтәләр һәм аларның Җиргә карата хәрәкәтен күрсәтәләр. Алар дата буенча төрле, һәм текст ачык булган һәм тормышлары дәверендә үзгәртелеп торган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Мәсәлән, безнең эраның 1-енче меңьеллык Һинду галимнәре елның йолдыз озынлыгы, аларның астрономик өйрәнүләрдән, бераз төрле нәтиҗәләр белән:

+ Санскрит текстлар: Елда ничә көн? Һинд дине тексты сидерик елның фаразланган озынлыгы Сурья Сиддханта 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 36.56 секунд Паулика Сиддханта 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 36 секунд Парачара Сиддханта 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 31.50 секунд Арья Сиддханта 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 30.84 секунд Лагху Арья Сиддханта 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 30 секунд Сиддханта Широмани 365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 9 секунд

Боларның иң борынгысы мөгаен «Сурья Сиддханта», ә иң төгәле «Сиддханта Широмани».

Зодиак һәм астрология Сурьяның синонимы «Рави» Һинду календаренда «Равивара» сүзе тамырына туры килә. Атнаның Һинд һәм Грек-Роман номенклатурасында, Якшәмбе Кояшка багышланган.

Сурья Һинду зодиак системасында Наваграханың өлеше. Кояшка һәм планеталарга нигезләнгән Һинду астрологиясе Искәндәр Зөлкәрнәйн белән Грек астрология килгәнче үскән дип фараз итәргә була., аларның зодиак билгеле идентик диярлек.James Lochtefeld (2002), «Jyotisha» in The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 1: A-M, Rosen Publishing, , pages 326—327 Николас Чампион раслаганча, Һиндстанга техник гороскоплар һәм астрология фикерләре Грециядән килгән һәм безнең эраның 1-енче меңьеллыкның башында үскән.

Буддизмда Ерак Көнчыгышның Буддизмында, Сурья саклаучы Ходайларның, унике Дэваларның берсе, алар Будда гыйбадәтханәләрдә саклана.(Jūni-ten, 十二天).Twelve Heavenly Deities (Devas) Nara National Museum, Japan Япониядә ул «Нит-тэн» дип атала. Ул Буддизмның Япониядә һәм көньяк-көнчыгыш Азиянең башка өлешләрендә булган башка унике Дэвага кушыла: Индра (Taishaku-ten), Агни (Ka-ten), Яма (Emma-ten), Ниртти (Rasetsu-ten), Вайю (Fu-ten), Ишана (Ishana-ten), Кубера (Tamon-ten), Варуна (Sui-ten), Брахма (Bon-ten), Притхви (Chi-ten), Чандра (Gat-ten).S Biswas (2000), Art of Japan, Northern, , page 184Willem Frederik Stutterheim et al (1995), Rāma-legends and Rāma-reliefs in Indonesia, , pages xiv-xviAdrian Snodgrass (2007), The Symbolism of the Stupa, Motilal Banarsidass, , pages 120—124, 298—300