Рам(а)на́вами (, ) — Һинд диненең бәйрәме, аның барышында Рама килүе бәйрәм ителә - бу Айодхьяның риваять борынгы Һиндстан шаһзадәсе булган, ул Һинд динендә Вишнуның аватары буларак хөрмәт ителә.Ram Navami BBC.[http://cities.expressindia.com/fullstory.php?newsid=175953 Тугыз көн Навратри фестиваленнан соң Рамнавамига китерә, анда бхаджаннар, киртаннар була. Indian Express, Friday , March 31, 2006. Рама-навами Һинд дине ай календареның Наваратри фестиваленың соңгы, тугызынчы көнендә бәйрәм ителә, шукла-пакши көнендә - Һинд дине ай календаре буенча Чайтра аеның якты яртысының тугызынчы көнендә. Кайбер төбәкләрдә бәйрәм итү тугыз көн бара, алар Рама-наваратра дип атала.Sri Ram Navami Hindu and Muhammadan festivals, by John Murdoch. Published by Asian Educational Services, 1991. ISBN 8120607082. Page 47 .
Раманавами көнендә "Рамаяна" яки "Рамачаритаманаса" декламациясе була, Рама, Сита һәм Хануман данына бхаджаннар һәм киртаннар җырлана, ә фестивальның соңында пуджа һәм аратидан соң прасада өләшелә. Бәйрәм өчен бизгәлгән Һинд дине гыйбадәтханәләрендә Веда мантралар җырлау белән барган махсус яджналар һәм чәчәкләр һәм җимешләр тәкъдим итүләр була. Бу көндә Кояш калыкканнан бирле ашамыйча торалар, шуннан соң бәйрәмнең кульминациясе була.Ramnavami. Портал правительства Индии.Ramnavami The Times of India, Apr 2, 2009. Көньяк Һиндстанда, бу көндә Рама һәм Ситаның өйләнүе бәйрәм ителә, гыйбадәтханәләрдә рухи гаиләнең өйләнүенең купшы ритуалы үткәрелә, ул Ситарама-кальянам дип атала һәм Рама исемнәре киртаны белән бергә бара.Gaiety marks celestial wedding in Bhadrachalam The Hindu, Saturday, Apr 08, 2006.Thousands witness Sitarama kalyanam The Hindu, Saturday, Apr 08, 2006.
Иң купшы итеп, фестиваль Рама тормышы белән бәйле урыннарда бәйрәм ителә: Уттар-Прадешта Айодхьяда, Андхра-Прадешта Бхадрачаламда һәм Тамилнадта Рамешварамда. Рама-навами көнендә шулай ук Шобха-ятралар үткәрелә, Сита, Лакшман һәм Хануман муртилары арбалары белән процессиялар алып барыла.On Ram Navami, we celebrate our love for the ideal Indian Express, Monday , March 31, 2003.Shobha yatra on Ram Navami eve Indian Express, Thursday, March 25, 1999. Айодхьяда бу көндә меңнәрчә кешеләр Сараю изге елгасында коеналар.At Ayodhya, Ram Navami celebrated amid religious harmony Indian Express, Apr 15, 2008. Казанда бәйрәм итү Казанда Юдино бистәсендәге ИСККОН Кришна гыйбадәтханәсендә Рамнавами үткәрелгән. Киртан, лекция, мәдәни программа, маха-киртан, вегетариан табын булган.
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Вишнуизм Төркем:Дини бәйрәмнәр Төркем:Һинд дине бәйрәмнәре