Тетрис («тетрамино» һәм «теннис» сүзләреннән яки Xonix уеныннан ясалган) — совет программисты Алексей Пажитнов тарафыннан уйлап табылган һәм эшләнгән компьютер уены. Уен 1985 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Исепләү үзәгендә эшләгәндә чыгарылган.
«Тетрис» — дүрт квадраттан торган полимино төре булган «тетрамино» геометрик фигураларын кулланыуга нигезләнгән табышмак (головоломка) ул. Пажитновка бу уенның идеясен пентамино уены китереп чыгарган. Уенның беренче версиясен Пажитнов Паскаль телендә «Электроника-60» компьютеры өчен язган. Коммерция версиясе 1987 елда АКШның Spectrum HoloByte компаниясе тарафыннан чыгарылган.
Киләсе елларда «Тетрис» төрле җайланмаларга, шул исәптән компьютерларга, уйын консолларына, калькуляторларга, мобиль телефоннарга һәм медиаплеерларга күчерелгән (портирован).
Кагыйдәләр Өстән киңлеге 10 һәм биеклеге 20 күзәнәк булган тәрәзәгә (стаканга) очраклы тетрамино фигуралары төшә. Очыш вакытында уенчы фигураны 90 градуска бора һәм горизонталь буенча хәрәкәтләндерә ала. Әгәр 10 күзәнәктән торган горизонталь рәт тулса, ул югала, ә аның өстендәге барлык элементлар бер күзәнәккә төшә. Уен яңа фигура стаканга сыймагач тәмамлана.
Тарих ССРБда «домино», «тримино», «тетрамино» һәм «пентамино» уеннары бик популяр булган. «Наука и жизнь» журналында даими рәвештә пентамино фигураларын җыю буенча бүлек булган. Алексей Пажитнов пентаминоны автоматик рәвештә җыю өстендә эшләгәндә, заманча җиһазларның куәте җитмәү сәбәпле, тетраминога күчәргә мәҗбүр була, шуннан уенның төп идеясе барлыкка килә.
IBM PC өчен уенны 16 яшьлек мәктәп укучысы Вадим Герасимов Turbo Pascal телендә яңадан язган.
1989 елда Nintendo компаниясе Game Boy портатив консолы өчен «Тетрис» версиясен чыгара, бу уенның бөтен дөньяга таралуына зур этәргеч бирә — бер генә Game Boy өчен 35 миллионнан артык данә сатылган. 2007 елда «Тетрис» АКШ Конгресс китапханәсенә саклауга кабул ителгән мөһим компьютер уеннары исемлегенә кертелгән.
Музыкаль бизәк Уенның беренче версияләрендә музыка булмаган. Көнбатышта «Тетрис» белән бәйле булган иң танылган көй — ул «Коробейники» рус халык җыры, ул композитор Хирокадзу Танака тарафыннан Game Boy версиясе өчен эшкәртелгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар The Tetris Company LCC — «ТЕТРИС» сәүдә маркасы хокукы иясе
Төркем:Тетрис Төркем:Компьютер табышмаклары Төркем:СССРда эшләнгән компьютер уеннары Төркем:1984 елда тудырылган компьютер уеннары