Абдулла (, ) — Сарытау өлкәсенең Базарлы Караболак районындагы татар авылы, Янкә авыл җирлеге составына керә.

Географиясе Авыл Уза елгасы ярында, район үзәге Базарлы Караболак авылыннан төньяк-көнбатышка таба туры сызык буенча якынча 29 километрда урнашкан.

Тарихы Авылны 1795—1811 еллар арасында күрше Янкә авылыннан чыккан Абдулла Дамаев нигезләгән. Нәселләре Алтын Урдадан чыккан татар морзаларына барып тоташа. Алар Россия тәхетенә хезмәт иткән, аның өчен Төмән якларында җирләр алган булганнар. Абдулла Дамаев бабасы Җан Морза Үтәмеш (1697 елгы) чыгышы белән Төмән өязенең Кыштору авылыннан була.А. А. Хабибуллин. Участие мурз и служилых татар в заселении долин рек Узы и Медведицы в последней четверти XVII — начале XIX века.

Халык саны 2002 елда даими халык саны 262 кеше тәшкил иткән (49 % татарлар, 38 % чуашлар), 2010 елда 203 кеше яшәгән.

2021 елда авылда 148 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 60 %, чуашлар — 33 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Базарлы Караболак районы торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар