Адель Шәйхетдинова, Адель Руслан кызы Шәйхетдинова (Адель Руслановна Шайхитдинова, , 2000 елның 15 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) ― җырчы, музыкант, cонграйтер, җырлар авторы. AY YOLA этно-поп-триосы вокал башкаручысы. «Musume» проектының йөзе һәм тавышы. «Вдохновение» халыкара башкару осталыгы конкурсының Гран-при лауреаты. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2025).

Тәрҗемәи хәле 2000 елның 15 гыйнварында Уфада радио алып баручысы Башкортстанның атказанган артисты (2025) Руслан Шәйхетдинов гаиләсендә туган. Әнисе ― рус милләтеннән. Кечкенәдән музыка белән шөгыльләнә башлаган һәм мәктәп укучысы чагында ук «Илһам» («Вдохновение») һәм «Уфа дулкыны» («Уфимская волна») кебек берничә дәрәҗәле конкурста җиңеп чыккан. 2018 елда «телевидение» белгечлеге буенча Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтына укырга кергән. Әлеге югары уку йортын тәмамлаганнан соң, бер ел Мәскәүдәге тавыш яздыру компаниясендә эшләгән, анда башкала артистлары өчен җыр текстлары язган. Иҗаты Музыкаль карьерасы 2010 елда әтисе Руслан Шәйхетдинов белән «Musume» проектында дуэтта башланган. Төркем ике альбом чыгарган һәм берничә телешоуда катнашкан.

AY YOLA фолк-триосы (Адель Шәйхетдинова, Руслан Шәйхетдинов, ) составында зур танылу алган. Уфаның этник җырлар башкаручы Ay Yola музыкаль төркеме 2024 елда барлыкка килгән. Әлеге этно-поп-төркемгә 2025 елның 14 мартында чыккан, «Урал батыр» эпосына багышланган композициясе танылу китергән. Сингл (һәм аннан өзекләр) миллионлаган тыңлаулар җыйган, дөнья музыкаль чартларына эләккән һәм хитка әйләнгән Участники группы Ay Yola стали заслуженными и народными артистами Башкирии. Новости НТВ, 14.04.2025. Җырның фрагментлары социаль челтәрләрдә тиз таралган һәм кыска видеороликлар булдыру өчен киң кулланыла башлаган. Дөньяда, бигрәк тә төрки телле төбәкләрдә киң таралыш алган. TikTok һәм Shazam кебек платформаларның чартларында беренче урында торган. Әмма күпсанлы тыңлаучылары арасында акцент белән җырлавын тәнкыйть итүчеләр дә бар.

2026 елда Россия Федерациясенең атказанган артисты (2018) Алсу белән «Ай, былбылым» җырына уртак клип чыгарганнарАлсу и Ay Yola выпустили совместный клип на песню «Ай, былбылым». kam.business-gazeta.ru, 8.01.2026 Ay, bylbylym. Официальный клип. Rutube video, 00:04:08.

Дискография 2025 – (дебют альбомы)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Вдохновение» халыкара башкару осталыгы конкурсының Гран-при лауреатыЛейла Аралбаева. Башкирский альбом на основе эпоса «Урал-батыр» выходит на российском лейбле. Башинформ, 16.02.2025 2025 ― Башкортстан Республикасының атказанган артистыAy Yola төркеме Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары исеменә лаек булды. Татар-информ, 14.02.2025

Шәхси тормышы 2026 елда кияүгә чыккан. Ире Алексей Хәеров (1994 елда Уфада туган), эшкуар (туризм һәм спорт белән бәйле бизнесы бар), Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаганЛәйлә Аралбаева. AY YOLA төркөмө солисткаһы кемгә кейәүгә сыҡҡан. Башинформ, 6.10.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Россия поп-музыкантлары Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:XXI гасыр җырчылары