Мафия III (ингл. Mafia III) — Ангар 13 булдырган һәм 2К чыгарган 2016 елгы сугышчан-маҗара уены. Ул ПлейСтейшн 4, Виндоус һәм Иксбокс Ван өчен 2016 елның октябрендә, 2017 елның маенда МакОС өчен һәм 2021 елның октябрендә Google Stadia өчен чыгарылган. Уен Мафия II өчен дәвам һәм Мафия сериясе өчен өченче өлеш булып тора. Вакыйгалары Яңа Орлеанга нигезләнгән уйлап табылган Нью-Бордода уза торган хикәя элеккеге җинаятьче һәм Вьетнам сугышы ветераны Линкольн Клэй турында сөйли; Линкольн аны тәрбиягә алган гаиләгә мафиянең җирле тармагына бәйле мәсьәләләр хәл итәргә булышу өчен җинаятьчел тормышка кайтырга мәҗбүр. Мафия Линкольнның гаиләсенә хыянәт иткәч һәм аның әгъзаларын үтергәч, ул үч алып үз җинаятьчел империясен әкренләп төзи һәм шәһәрдәге башка җинаятьчел оешмаларның куәтен йолкып ала.
Мафия III’нең уйлап табу процессы Мафия II’нең чыгу көненнән соң тиздән башланган, әмма эш башыннан ук кыенлыклар туган. Сериянең беренче өлешләренең булдыручысы 2К Чех реструктуризацияне идарә иткән; нәтиҗә буларак, булдыру командасының шактый өлеше ширкәтнең яңа студиясе Ангар 13’кә күчерелгән. 1968 елгы Яңа Орлеанны ясарга карар кабул иткәч, уйлап табучылар төркеме сериянең әүвәлге проектларыннан рухланган һәм уенның элгәрләренең нигез төзелешен яңарту өчен аны Линкольн тирәсендә төзегән. Ачык дөньяны булдыру эшнең төп өлешен тәшкил иткән, ә команданың берничә әгъзасы дизайнерлар өчен видеолар җыю өчен Луизианада тикшеренү үткәргән. Уен саундтрегы тиешле чорда актив булган күптөрле музыкантлар тарафыннан ясалган берничә лицензияләнгән җыр тәкъдим итә.
Чыккач, уен катнаш кабул ителеп, үз хикәясе, каһарманнары, урнаштырылышы, кара атмосферасы һәм саундтрегы өчен мактау алган. Күпләр сугышчан механиканы һәм йөртүне мактаганнар. Әмма уен барышының кайбер механикалары һәм техник мәсьәләләр каты тәнкыйть алган. Бөтен дөнья буйлап җиде миллион нөсхә саткач, уен финанс яктан уңышлы булган. Беренче Мафиянең ремейкының чыгуы уңаеннан 2К Геймз үз-эченә бөтен йөкләнә торган контентны алган Мафия III: Соңгы басма’ны (ингл. Mafia III: Definitive Edition) 2020 елның маенда нәшер иткән. Бу Соңгы басма 2020 елның сентябрендә чыгарылган Мафия: Өчлек (Mafia: Trilogy) бәйләменә соңрак кергән. Сериянең киләсе уены Мафия: Туган як исеме астында 2025 елда чыккан.
Уен барышы
Мафия III ачык дөньяда өченче зат күренеше белән уйнала торган сугышчан-маҗара уены булып тора; уенчы Вьетнам сугышының ветераны булган һәм аны тәрбиягә алган гаиләне үтерү өчен җирле гангстерлардан үч алырга тырышучы Линкольн Клэйны идарә итә. Вакыйгалар 1968 елгы Яңа Орлеанның уйлап табылган юрамасы булган Нью-Бордода уза, ә уен дөньясы берләштерелгән Мафия һәм Мафия II хариталарыннан зуррак. Ун төбәк Мафия III’нең харитасын тәшкил итә: Байю-Фэнтом (Bayou Fantom), Делрэй-Холлоу (Delray Hollow), Барклэй-Миллс (Barclay Mills), Фриско-Филдс (Frisco Fields), Понте-Верден (Pointe Verdun), Тикфо-Харбор (Tickfaw Harbor), Саутдаунс (Southdowns), Ривер-Роу (River Row), Даунтаун (Downtown) һәм Француз кварталы (the French Ward). Уенчы төрле рәвешләрдә биремнәр башкара ала. Мәсәлән, ул дошманнарны тулысынча юк итү өчен мылтыклар һәм револьверлар сыман уенда тәкъдим ителгән кораллар куллана ала, яисә уенчы аңа ярдәм итәчәк союзниклар чакыра ала.
Икенче очракта, ул дошманнарга сизелмичә яшеренлек режимын кулланып бөтен миссияне башкара ала. Төп уен барышы атышка нигезләнгән. Моннан тыш, уенчы шулай ук бәрү алымнарын куллана һәм кул сугышында катнаша ала. Уенчыга дошман пуляларыннан качу өчен яисә дошманнар аны күрмәс өчен объектлар артында яшеренергә мөмкинлек бирә торган ышык системасы бар. Уйналмый торган каһарманнарны җиңгәч, уенчы аларның максатлары турында күбрәк белү өчен алардан сорау ала ала; мәсәлән, ул үз машинасын йөртеп аларны куркыта ала. Итальян гангстерларының җирләренә һөҗүм иткәч һәм аларны яулап алгач, уенчы үз лейтенантларының берсенә территорияне идарә итүне билгели ала. Уен реалистик йөртү механикалары һәм тавышлары белән тиешле чордагы машиналарны йөртергә ирек бирә.
Сюжет
Урнаштырылыш Әүвәлге уенның хикәясеннән соң ике унъеллык диярлек узгач, Мафия III’нең вакыйгалары 1960-еллар ахырындагы уйлап табылган Нью-Бордода (АКШ) уза. АКШның көньяк штатлары һәм яр буе чикләрендә урнашкан шәһәр тимер юлы һәм эре юл челтәре белән берләштерелгән утрау төбәкләреннән, сәнәгать комплексларыннан һәм портларыннан, күпкатлы офис биналарыннан һәм фатирлы йортлардан, хәерчеләр төбәгеннән, шәһәр читендәге торак төбәгеннән һәм тарихи районнардан тора; шәһәрне яр буеннан бүлгән сазлы җирлек шулай ук бар. Шәһәр африка-америкалылар, ирландлар, итальяннар һәм гаитилылар сыман күптөрле мәдәниятләрдән тора һәм күбесенчә бер мафия гаиләсе — Маркано гаиләсе — белән беррәттән ирланд мафиясе, африка-америкалылар бандасы һәм Көньяк берлеккә (South Union) караган ак төсле расистлар төркеме кебек вак оешмалар тарафыннан идарә ителә.
Шәһәрнең дизайны, шул исәптән мигъмарият стильләре, мәдәниятләр һәм яшәү рәвеше, тиешле чордагы Америка Кушма Штатларының көньягының, нигездә Яңа Орлеанның, чынбарлыгына нигезләнгән. Төп вакыйгалар күбесенчә бу тирә-юньдә уза, йөкләнә торган контент исә Нью-Бордо локацияләре исәбен киңәйтә.
Хикәя 1968 елда Нью-Бордога кайтып, Вьетнам сугышы ветераны Линкольн Клэй аның суррогат атасы һәм кара төслеләр бандасы башы булган Сэмми Робинсон, уллыкка алынган туганы Эллис абый һәм аның дусты Ата Джеймс Бэллард белән очрый. Линкольн башта Калифорниягә китәргә җыенган да, ул Гаити мафиясе тарафыннан мәсьәләләр белән очраша торган һәм мафия боссы Сал Марканоның бурычлысы булып торган Сэммига ярдәм итү өчен калырга ризалаша. Гаитилыларның чамаланган башы булган Баканы үтереп, Линкольн алар белән низагны хәл итә һәм Сэмминың бурычларын бетерү ысулын белү өчен Маркано белән очраша. Линкольн кара төслеләрнең төркемен Сэммидан үз кулларына алу тәкъдименнән баш тартса да, Маркано аны һәм Эллисны аның улына Джорджига Марди Гра (фр. Mardi gras) вакытында Федераль резервның шәһәр бүлеген таларга ярдәм итү өчен яллый. Атасы исәп буенча узмаган хәлдән соң Марканоның бурычлысы булган Дэнни Бёрк төркемгә булыша. Эш кечкенә кыенлыклар белән узган, ләкин Марканолар аларга хыянәт итеп Сэммины, Эллисны һәм Дэннины үтерәләр һәм Сэмминың барын яндыралар. Яраланган Линкольн үлемгә калдырылган да, Ата Джеймс аны коткара.
Савыккач, Линкольн үз элеккеге ҮКИ кураторы Джон Донован белән бәйләнә, ә ул билгесез сәбәпләр аркасында ризалаша һәм Марканодан үч алырга тели торган өч җинаятьчел боссны Линкольнга табарга ярдәм итә: Дикси мафиясе тарафыннан яулап алынган Дерлэй-Холлоуны идарә итә торган гаитилыларның чын җитәкчесе булган Кассандра; төбәге шулай ук Маркано тарафыннан дошман бандасына бирелгән Томас Бёрк; ул Дэнниның атасы һәм ирланд мафиясе башы; һәм Эмпайр-Бэйдан куылган һәм Комиссия белән килешү буенча Маркано төркеменә кушылган Вито Скалетта (Мафия II’нең протагонисты); әмма Марканоның туганыннан туган бала (племянник) баш булгач, гаилә Витога хыянәт иткән һәм үлергә калдырган. Аларның тиешле җирләрен кире алгач, Линкольн Маркано гаиләсен каты юк итә башлый, Маркано рэкетларын һәм төбәкләрен алып аны хөрмәтли торган үз берлектәшләренә бирә. Әгәр Линкольн кемнедер игътибарсыз калдырып аңа территорияләр бирмәсә, шул кеше Линкольннан китәр һәм протагонист аны үтерергә мәҗбүр булыр.
Маркано гаиләсенең эшчәнлеген сүтеп һәм аның лейтенантларына һөҗүм итеп, Линкольн Марканоның Комиссиядән бәйсез булу өчен күптән түгел үз яңа казиносын төзи башлаганын һәм акча үрнәкләрен (ингл. money plates) урлау талауның төп максаты булганын белә. Линкольн Маркано күчемсез милек сатып алырга, арта торган сарыфны каплау өчен акча ялганлау һәм комар уеннарын канунлаштыру өчен сәясәтчеләргә җәлеп итәргә кушкан гаиләнең өч капосына һөҗүм итә башлый. Барлык өч капоны зарарсызландыргач, Линкольн Маркано белән очрашканчы казинога һөҗүм итеп аның калган кешеләрен һәм Джорджины үтерә. Үз язмышын кабул иткәч, ул Линкольн белән бергә эчә һәм үзе кылган гамәлләреннән үкенмәсә дә, ул үзенең Нью-Бордоны бары тик камилләштерергә тырышканын һәм аның гаиләсе зыян күргәнче аны һәм үзен җинаятьчелектән чыгарырга маташканын аңлата. Марканоны үтергәч яисә аңа үз-үзенә кул салырга мөмкинлек биргәч, Линкольн казинодан чыга һәм Марканога каршы һөҗүмнәрне тикшерергә килгән Комиссия консильерие, Лео Галанте белән очраша. Линкольнның вендеттасының ахыры белән канәгатьләнгән Галанте аңа Комиссиянең табыштан үз өлешен алуы шарты белән Нью-Бордо җинаятьчел дөньясын идарә итүне тәкъдим итә.
Линкольн Донованга һәм Ата Джеймска Марканоның үлгәнен белдергәч, беренчесе шәһәрдән китә һәм төп каһарманга барысын да үз кулларына алырга киңәш итә, икенчесе исә борчылып Линкольнга аның максатының Марканоны алмаштыру түгел, ә үтерү булганын искәртә һәм Калифорниядә эшләү үз башлангыч планында торырга сорый. Бу ноктада уенчы Линкольнның язмышын билгели ала. Линкольнның сайлавына бәйле булган уенның берничә ахыры бар: аның империясе я уңышка ирешә, я Линкольн яисә аның исән калган лейтенантларының берсе астында таркала; Линкольн исә я җинаятьчелектән китә, я шәһәрне ала һәм Ата Джеймс тарафыннан үз машинасында шартлатыла.
Йомгакка бәйсез рәвештә, Линкольнның Нью-Бордодагы гамәлләре соңрак Линкольнны белгән башка кешеләр белән протагонистның тормышы турындагы документаль фильмда интерью биргән Джонатан Магвайр уздыра торган ФТБ (Федераль тикшерүләр бюросы) тикшерүен уяна. Линкольнның җинаятьләрендәге үз ролен аңлату өчен Донован Сенат комитеты алдында 1971 елда тора. Донован моны сөйли: ул Марканоның Джон Ф. Кеннедины үтерүгә бәйләнеше турындагы теорияне тикшерергә теләгән, шуңа күрә ул Линкольнга ярдәм иткән. Соңыннан ул Марканоның файлларында фитнәдәш буларак телгә алынган Сенатор Ричард Блэйкны атып үтерә һәм президент Кеннединың үлеменә бәйле булган һәр кешене табарга һәм үтерергә ант итә.
Чыгу 2015 елның 28 июлендә тизеры 2К тарафыннан күрсәтелгән уен рәсми рәвештә 2015 елгы Gamescom күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. Мафия III 2016 елның 7 октябрендә ПлейСтейшн 4, Виндоус һәм Иксбокс Ван өчен чыгарылган. Уенга алдан заказ биргән кулланучылар уен барышына берничә яңа корал һәм транспорт чарасы керткән Гаилә өлеше пакеты (ингл. Family Kick-Back Pack) исемле ЙТК’ны алганнар. Чикләнгән Делюкс басмасы (ингл. Limited Deluxe Edition) һәм Чикләнгән Коллекцион басма (ингл. Limited Collector’s Edition) уенчыларга шулай ук ачык. Чикләнгән Делюкс басмасы төп уеннан тыш сезон абонементын тәкъдим иткән, Чикләнгән Коллекцион басма исә уенның оригиналь саундртегы һәм рәсем китабы кебек өстәмә контент өстәгән.
Кэт Дэдди Геймз (ингл. Cat Daddy Games) Андроид һәм айОС өчен булдырган Мафия III: Көндәшләр (ингл. Mafia III: Rivals) исемле мобиль уен төп уенның чыгуы уңаеннан чыккан. Көндәшләр чиратлы сугыш механикасы белән роль уены булып тора. Мафия III’нең түләүсез демо юрамасы уенның беренче ЙТК пакеты кебек үк 2017 елның 28 мартында чыгарылган.
Йөкләнә торган контент Уенның чыгуыннан соң хикәяне киңәйткән берничә ЙТК чыккан. Нигез уенында булган хикәядән һәм мәҗбүри булмаган өстәмә миссияләрдән тыш һәр ЙТК төп уенда кулланыла алган транспорт чаралары өчен яңа яхшыртулар, кораллар һәм уен барышы механикалары өсти. Һәр ЙТК төп боссын юк иткәч, Линкольн өстәмә биремнәр ачар; анда протагонист төп миссия вакытында очраткан каһарманнар күренәләр.
Тизрәк, җаным!