Икенче Тарлак — Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Чибирли авыл советы составына керә.

Географиясе Авыл Тарлак елгасы (Чибирлейның сул кушылдыгы) янында, Чибирлей авылыннан көньяк-көнбатышка 5 км һәм Кузнецкидан 18 км көньяктарак урнашкан.

Тарихы XVIII гасыр башында кенәзләр Борис Петрович Кудашев, Никита һәм Петр Иванович Мостафиннар тарафыннан нигезләнгән. Татар морзалары кораблар төзү өчен адмиралтействога беркетелгән булган, чыгышлары нижгар татарларына барып тоташа. Авылның башта бер өлеше генә татарлардан торган. Икенче дигән исеме 1897 елдан соң бирелгән һәм Кузнецк өязенең икенче станында урнашкан дигәнне аңлаткан (Беренче Тарлак Кузнецк өязенең беренче станында булган). 1859 елда монда часовня һәм мәчет булган. 1877 елда — Чибирлей волостенда 96 хуҗалык, часовня, мәчет булган.

1762 елда авылның кайбер кешеләре Олы Тау авылының Акчура ягына күченәләр.А. А. Хабибуллин. Участие мурз и служилых татар в заселении долин рек Узы и Медведицы в последней четверти XVII — начале XIX века.

Халык саны

Халык саны: 1859 елда — 542, 1877—570, 1897—723 (шул исәптән татарлар — 119), 1911—929 (247 татар) 1926—963, 1930—950, 1959—531, 1979—306, 1989—177, 1996—166 кеше яшәгән.

2020 елгы җанисәп буенча авылда 69 кеше яшәгән, шул исәптән руслар 56 % (39), татарлар 44 % (30).Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Пенза өлкәсе буенча территориаль органы.

Дин

Авылда мәчет 1859 елдан билгеле. 1951 елда мәчет ябыла, бинасы авыл клубы итеп үзгәртелә.Власть и ислам в СССР в послевоенный период (по материалам Пензенского региона.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Күзнәй районы торак пунтлары