Милитаризм (новолат, , — хәрби) — дәүләтнең хәрби көчен экспансионистик максатларда актив рәвештә киңәйтү һәм куллану идеологиясе һәм сәясәте; дәүләт һәм җәмәгать тормышында хәрби һәм хәрбиләштерелгән органнар һәм институтларның өстенлек итүе.
Милитаризм тарихы «Милитаризм» термины беренче тапкыр XIX гасыр уртасында Франциядәге Наполеон III режимын тасвирлау өчен кулланыла.
Антик һәм Урта гасырларда сугыш ирекле кешенең иң мөһим һәм мактаулы һөнәре дип саналса да, күп дәүләтләрнең (мәсәлән, Спарта, Рим) оешмасы хәрби генә булса да, ул вакытта милитаризм сүзнең төгәл мәгънәсендә булмый, чөнки хәрби эшләрнең гадилеге һәм коралның арзанлыгы белән сугыш тыныч вакытта катлаулы әзерлек таләп итми. Милитаризм Наполеон сугышлары вакытында үсеш ала, армияләр аеруча тиз үсә һәм үзгәрә, һәм аларны җыю өчен гомуми хәрби хезмәт кертелә. Социалистлар милитаризм һәм капитализм арасындагы тыгыз бәйләнешне 1 нче Интернационал чорында да ачык дип саныйлар.
1870—1871 еллардагы Франко-Пруссия сугышыннан соң, Европа дәүләтләрендә милитаризм өстенлек итә башлый, һәм аеруча XX гасыр башыннан зур дәүләтләр арасындагы каршылыкларның кискенләшүе йогынтысында ул дөньяда күрелмәгән масштаблар ала.
Заманча милитаризм Милитаризм тышкы сәясәт концепцияләренең һәм хәрби-сәяси доктриналарның таралуы белән тыгыз бәйләнгән, мәсәлән, «салкын сугыш» («холодная война»), «кораллану ярышы» («гонка вооружений»), «көч позициясеннән сәясәт» һәм «сугыш чигендә», «контрольдә тотыла торган киеренкелек», «психологик сугыш», «зур җавап чаралары», «сыгылмалы җавап», «реалистик тыю» һәм башкалар Милитаристик режим шартларында икътисадның иң мөһим һәм үсеш алган тармакларының берсе — хәрби икътисад, ул дәүләтнең хәрби (оборона) потенциалын тәэмин итә.
Мәсәлән, КХДРда рәсми рәвештә «Армия беренче чиратта» (Сонгун) сәясәте игълан ителә.
Икътисадны милитарлаштыру Икътисадны милитарлаштыру — ул аерым дәүләтләрнең милли икътисадының гомуми структурасында хәрби секторның башка тармакларга зыян китереп киңәйтелүе. Үз хәрби сәнәгате булмаган дәүләтләрдә икътисадны милитаризацияләү корал сәүдәсенең артуы аша гамәлгә ашырыла. Икътисадны милитаризацияләү проблемасы үсеп килүче илләрдә кискен тора, бу аларның гомуми проблемаларын тагын да катлауландыра.
Искәрмәләр
Әдәбият
Иоанн Филевский, Протест против новой войны., Церковная газета, — Харьков, 20 ноября 1922 года. — № 26 — 27. — С. 11. Р. Люксембург Милитаризм — жизненный нерв государства. Васютович В. П., Шишкин Н. Н., Милитаризм. Цифры и факты. — М.: Издательство политической литературы, 1985
Сылтамалар
Россия в глобальной политике, В. Л. Иноземцев, Новый американский милитаризм.
Төркем:Идеологияләр