Мафия II (инглиз. Mafia II) — 2К Чех булдырган һәм 2К чыгарган 2010 елгы сугышчан-маҗара уены. Уен 2010 елның 24 августында ПлейСтейшн 3, Виндоус һәм Иксбокс 360 өчен чыккан. Уен 2002 елгы Мафия’нең мөстәкыйль дәвамы һәм Мафия сериясенең икенче төп уены. 1945 һәм 1951 еллар арасында баручы хикәя Эмпайр-Бэй (инглиз. Empire Bay) исемле уйлап табылган шәһәрдә уза һәм яшь Сицилия-Америка гангстеры һәм ветеран Вито Скалетта турында сөйли. Үз атасының бурычларын түләргә һәм яхшырак тормыш алырга тырышып, Вито мафия гаиләләренең йогынты өчен көрәшенә тартыла.

Уен өченче зат күренеше белән уйнала, ә аның дөньясы буйлап я җәяү я автомобильдә хәрәкәт итәргә мөмкин. Төп каһарманның җинаятьләре хокукларны саклау органнарының җавабын тудыра ала; җавап агрессиясе исә “эзләнгән” (инглиз. wanted) системасы буенча үлчәнә. Уйлап табу процессы беренче Мафия чыкканнан соң ук 2003 елда башланган. Чыгарылгач, Мафия II үз хикәясе, каһарманнары һәм уен барышы өчен уңай бәяләмәләр алган. Әмма дөньяның чикләнгән дизайны һәм башка комлык уеннарында (инглиз. sandbox games) булган механикаларның юклыгы тәнкыйтьләнгән.

Элек чыккан барлык йөкләнә торган контентны үз эченә алган Мафия II: Режиссёр юрамасы (инглиз. Mafia II: Director’s Cut) Feral Interactive тарафыннан 2011 елның декабрендә чыгарылган. Ангар 13 тарафыннан булдырылган Мафия III исемле дәвам 2016 елның октябрендә чыккан. 2К Мафия II: Соңгы басма’ны (d3t һәм Ангар 13 бу басманы бергәләп камилләштергән) беренче уенның ремейкының чыгуы уңаеннан 2020 елның 19 маенда чыгарган, һәм басма катнаш күзәтүләр алган. Бу Соңгы басма соңрак 2020 елның 25 сентябрендә чыгарылган Мафия: Өчлек’кә (инглиз. Mafia: Trilogy) кергән.

Уен барышы

Мафия II өченче зат күренеше белән уйналучы ачык дөньялы сугышчан-маҗара уены. Уен күбесенчә Нью-Йоркка, Чикагога, Сан-Францискога, Лос-Анджелеска, Бостонга һәм Детройтка нигезләнгән һәм уйлап табылган Эмпайр-Бэй шәһәрендә уза; хикәя 1940-елларның уртасы һәм 1950-еллар башы арасында бара. Төп уен барышы атуга һәм йөртүгә игътибар итә; шулай ук тәкъдим ителгән чикләнгән кул сугышу системасы үз эченә сугулар һәм тайпылышлар ала. Уенда 50 чорга туры килгән транспорт чарасы һәм лицензияләнгән музыка бар. Транспорт чараларын йөртү һава торышына бәйле. Мәсәлән, уен башындагы кышкы бүлекләрдә машиналар юлда ныграк шуыша. Томпсон автоматы, Кольт 1911 һәм мылтык кебек күп корал әүвәлге уеннан кайта. МГ 42 (алман. MG 42) һәм Беретта МАБ 38 (итальян. Beretta MAB 38) сыман Икенче бөтендөнья сугышы чорының утлы кораллары шулай ук очрый.

Тирә-юньдәге объектлар белән үзара бәйләнеш ике төймә аша гамәлгә ашырыла: контекстка бәйле очракларда кулланылган стандарт гамәл һәм көч куллану; мәсәлән, автомобиль урлап, уенчы я йозакны ачарга я тәрәзәне ватарга сайлый ала. Харита уенда төп нөсхә Мафия уенында кебек үк бар, ләкин контроль нокталары системасы тулысынча үзгәртелгән. Яңа идарә утыруның ирекле торышын һәм дошманнарга ату урынына объектлар артында яшеренергә һәм алар артыннан атарга ирек бирүче ышык системасын (инглиз. cover system) үз эченә ала. Бу функция дошманнарга каршы тактик ярдәм бирә, һәм бөтен төрдә әһәмиятле механика булды.

Уенның катсценалары уен двигателе тарафыннан реаль заманда ясала. Мәсәлән, әгәр уенчы машина йөрткәндә катсцена башланса, уенчы шул ук машинаны шул ук торышта (зыян күргән яки исән) йөртәчәк һәм шул ук киемне киеп йөриячәк. Моңа да карамастан, кереш катсценалары һәм унынчы бүлектәге катсцена сыман чыгарылмалар бар – алар алдан рендерланган видеолар.

Уенның лицензияләнгән музыка, яңалыклар һәм рекламалар тәкъдим итүче өч радиостанция бар: Эмпайр Централ Рэдио (инглиз. Empire Central Radio), Эмпайр Клэссик Рэдио (Empire Classic Radio) һәм Дэльта Рэдио (Delta Radio). Радиостанцияләрдә төрле жанрлардагы музыка очрый, шул исәптән “рок-эн-ролл”, “биг бэнд”, “ритм-эн-блюз” һәм “ду-воп”. Башкаручылар һәм төркемнәр исемлегенә исә бу җырчылар һәм композиторлар карыйлар: Chuck Berry, The Everly Brothers, Dean Martin, Little Richard, Muddy Waters, Buddy Holly & The Crickets, Бинг Кросби, Bill Haley & His Comets, The Chordettes, Ritchie Valens, Bo Diddley, Ricky Nelson, Eddie Cochran, The Champs, The Drifters, The Fleetwoods, Screamin' Jay Hawkins, Nat King Cole, The Chords һәм The Andrews Sisters.

Сюжет

Урнаштырылыш

Беренче уеннан соң якынча унъеллык узгач, Мафия II вакыйгалары ике төрле чор – 1945 һәм 1951 еллар – арасында уйлап табылган Эмпайр-Бэй шәһәрендә (АКШ) уза; беренче бүлек Сан-Челесте (итальян. San Celeste) исемле уйлап табылган Сицилия каласында уза, ә алтынчы бүлек вакыйгалары Эмпайр-Бэй читендә урнашкан төрмәдә җәелә. Шәһәр Америка Кушма Штатларының көнчыгыш ярында урнашкан, елга тарафыннан бүленгән һәм берничә төбәктән тора, шул исәптән имин бистә, трущобалар, ирландлар, африка-америкалылар, кытайлар һәм итальяннар сыман төрле этник төркемнәр өчен күпфатирлы блоклар һәм эре сәнәгать комплексы; ә зур порт, тимер юл станциясе, шәһәр читендәге төрмә, берничә парк һәм күпсанлы сәүдә үзәге һәм супермаркет шәһәрнең икътисади нигезен тәэмин итә.

Уенның төп хикәясе берничә җинаятьчел төркем арасында бүленгән шәһәрне күрсәтә, шул исәптән өч мафия гаиләсе — Фальконе, Винчи һәм Клементе гаиләләре — Кытай “Триада” төркеме, ирланд мафиясе һәм берничә урам бандасы. Шәһәр дизайны, шул исәптән архитектура стильләре, мәдәниятләр, җәмәгать транспорты һәм истәлекле урыннар тиешле чордагы чын төрле АКШ шәһәрләргә нигезләнгән, шул исәптән Нью-Йорк, Чикаго, Лос-Анджелес, Сан-Франциско, Бостон һәм Детройт.

Уенның ике ЙТК пакетының — Джиммига хыянәт (инглиз. The Betrayal of Jimmy) һәм Джимминың вендеттасы (Jimmy’s Vendetta) — вакыйгалары төп уеннан аерым канон эчендә узса да, алар шулай ук иртә 1950-елларда бара, ә Джоның маҗаралары (Joe’s Adventures) исемле өченче өстәмәнең вакыйгалары төп хикәянең вакытында уза һәм ике вакыт аралыгын берләштерә.

Хикәя 1943 елда полиция талау вакытында тоткан Сицилия иммигранты Вито Скалетта төрмәгә бармау өчен АКШ Армиясенә кушыла һәм 504 парашют-десант полкына эләгә. Сицилия операциясе ялгыш барганда һәм Дон Кало Патша Италия Армиясе солдатларына коралларын ташларга кушканда, Вито беренче тапкыр мафиянең чын көчен күрә.

1945 елның февралендә Вито ял өчен өйгә Эмпайр-Бэйга кайта һәм аның юклыгында Дон Альберто Клементе җинаятьчел гаиләсенә кушылган аның балачак дусты һәм җинаять буенча партнёры Джо Барбаро белән очраша. Джо Витога ялган эштән азат итү кәгазьләрен алырга булыша һәм аны эш бирүче берничә контакт белән таныштыра. Үз мәрхүм атасының гаиләсен акча бурычы белән калдырганын белгәч, Вито үз атасының элеккеге эш бирүчесе булган һәм мафиягә бәйле булган Дерек Паппалардога эш алу өчен мөрәҗәгать итә. Соңыннан Джо Витоны Клементеның багышланган кешесе булган Генри Томасино белән таныштыра. Джо һәм Генри белән берничә эш башкаргач, Вито атасының бурычын түләү өчен җитәрлек акча эшли. Әмма бу юлы ул полиция тарафыннан урлау һәм азык-төлек талоннары сату өчен тотыла һәм ун елга төрмәгә озатыла. Төрмә срогы вакытында Вито Дон Фрэнк Винчиның консильерие Лео Галанте белән дуслаша. Аның апасы Франческа аның белән аралашу өчен аңа килгәндә, аларның анасы үлә һәм Витоның соңгы акчасы аның җирләвенә сарыф ителә.

1951 елның апрелендә Вито Лео ярдәмендә иртә иреккә чыга. Джо белән яңадан берләшкәч, Вито Дон Карло Фальконе һәм аның уң кулы Эдди Скарпа идарә итә торган Фальконе гаиләсе белән очраша. Тиздән Вито һәм Джо Фальконеның оешмасының багышланган катнашучыларына әвереләләр һәм шулай итеп яхшырак яши башлыйлар. Клементеның Комиссиянең гадәтләренә каршы наркотиклар белән шөгыльләнүен белгәч, Карло парга аны үтерергә куша. Үтерүдән соң Генри Вито аша Эддидан яңа эш сорый, һәм Эдди аңа үзен күрсәтү өчен Леоны үтерергә куша. Вито Леоны кисәтергә һәм аңа шәһәрдән качарга булышырга өлгерсә дә, Эдди барыбер Генрины Фальконеның оешмасына кабул итә.

Франческа Витоның җинаятьчел тормыш рәвеше аркасында аның белән аралашып бетергәч, каһарманның тормышы тулысынча хаоска әверелә һәм ирланд мафиясе аның йортын яндыра. Вито үз байлыгын торгызу өчен Джога һәм Генрига шәһәр триадалыларыннан сатып алынган героинны сату өчен кушыла. Әмма Комиссиянең аркасы артында шулай ук наркотиклар белән эшләүче Карло моны белә һәм үз өлешен сорый. Вито һәм Джо үз вәзгыятен ачыклау өчен Генрига баралар, ләкин триадалыларның аны халык алдында үтерүен һәм аларның акчасы белән качуын күрәләр. Алар җавап буларак җирле Триада ресторанында атыш башлыйлар, әмма акчасын кайтармыйлар. Героин өчен акча биргән процентчы Бруно Левинның бурычлылары калган Вито һәм Джо акча эшләү өчен күптөрле биремнәр башкаралар, шул исәптән элеккеге гангстер Томас Анджелоны үтерү. Вито Дерекка эш өчен килә, әмма Дерекның аның атасының үлеменә заказ биргәнен белә һәм аңа үч алып аны үтерә һәм акчасын ала. Шул ук вакытта Винчи гаиләсе Джоны урлый һәм Вито аны яклаганчы аны җәзалый.

Брунога бурыч түләгәч, Вито үз атасының шул ук кешедән акча алганын белә, һәм соңыннан Лео аны аның һәм Джоның гамәлләре өчен орыша, чөнки алар мафия һәм Триада арасында сугыш башлады. Лео шулай ук Генриның мәгълүматны җиткерүче булганын белдерә һәм Карлоның Витоны аның Генри өчен гарант булып торганы өчен үтерергә теләве турында сөйли. Әмма Вито Леоны яклаганлыктан, Лео аңа Комиссия һәм Триада тарафыннан гафуны килештерә, әгәр протагонист аларның уртак дошманы булып торган Карлоны үтерсә. Карло Джога капореджиме урынын бирергә вәгъдә итә, әгәр ул Витоны үтерсә, ләкин йомгакта алар Карлоны бергә үтерәләр. Лео парны очрата һәм Витоны бәйрәм итү өчен үзенең машинасына утырта, Джо исә икенче машинада башка якка китә. Вито кая Джоны алып китәләр дип сорый. Лео Джоның аларның килешүенең өлеше булмаганын белдерә, ә Вито үз дустының билгесез юнәлештә китүен карый.

Җитештерү Мафия II’не башлангыч булдыру 2004 елда башланган; 2003 елда сценарийны ясый башлаганнар. Тәүге план буенча ПлейСтейшн 2’гә һәм Иксбокска чыгарга тиешле булган уен уен двигателенең булдыручыларына бәйле мәсьәләләр аркасында ПлейСтейшн 3’кә һәм Иксбокс 360’ка 2005 елда күченде. Ул 2007 елның августында Лейпциг уеннар күргәзмә (инглиз. Leipzig Games Convention) рәсми рәвештә игълан ителгән. Уенның эшли торган прототибы 2007 яки 2008 елда ирешелгән. Мафия II’не 2009 елда көткәннәр, әмма йомгакта аның чыгу көне 2010 елның августына кадәр күченгән.

2К Чех уен өчен Иллюжн Энджин (инглиз. Illusion Engine) яңа двигателен ясаган. Яңа двигатель беренче Мафия кулланган ИС’ның ЛС3Д двигателенең варисы иде.

2007 елның августында уенның реклама трейлеры чыккан. Икенче трейлер Спайкның Видео уеннары бүләкләрендә 2008 елның 14 декабрендә чыгарылган. 30 секундлы кисеп алынган катсценаларны үз эченә алган киңәйтелгән трейлер 2009 елның 14 гыйнварында чыккан. Уен барышын күрсәтә торган видео Денби Грейс (продюсер) катнашкан интервьюнең өлеше буларак 17 апрельдә GameSpot’та күрсәтелгән. Видео йөртү һәм атыш үзенчәлекләреннән тыш физика двигателен күрсәтә. Өченче трейлер 2009 елның 28 маенда сайтка йөкләнгән. 1 июньнән башлап дүрт кыска видео Мафия II сайтына чыккан. “Ышандыру сәнгате” (инглиз. The Art of Persuasion) дип аталган аларның беренчесе Варетта Диллард (Varetta Dillard) башкарган Кызганыгыз, Пёрси әфәнде (Mercy, Mr. Percy) җырын куллана. Тагын бер видео Әйләнә торган пычкы (инглиз. The Buzzsaw) бүлеген күрсәткән. Видео әүвәлге трейлерларда күренгән Юан ирнең язмышын сөйләгән. 2010 елның 27 мартында чыгарылган трейлер уен кулланган һәм ФизИкска нигезләнгән киемне һәм физика системасын күрсәткән.

2010 елның 3 августында 2010 елгы Плейбой Свим’ның (инглиз. Playboy Swim) йөзе булган Шеридин Фишер Мафия II’нең рәсми амбассадоры булган. Шеридинның Мафия II проектында катнашуы 2К Геймз һәм Плейбой арасындагы килешүне раслый; килешү буенча 2К’га журналның 50 тышлыгын һәм үзәк битен Мафия II’нең эчендәге коллекцион әйберләре буларак кулланырга мөмкин. Демоюрама 2010 елның августында Стимга, Иксбокс Лайв Маркетплэйска һәм ПлейСтейшн Нетворкка чыгарылган.

Чыгыш Мафия II 2010 елның 24 августында Төньяк Америкада, 26 августында Австралиядә һәм 27 августында бөтен дөньяда чыккан.