Милек хокукы (мөлкәти хокуклар) — әйберләр аерым кешеләргә һәм коллективларга бирүне ныгытучы хокукый нормалар җыелмасы.
Мөлкәти хокуклар нинди дә булса мөлкәткә ия булу сәбәбе буенча яисә аны бер заттан икенче затка тапшыру сәбәбеннән килеп чыга.
Барыннан да ешрак гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре объектына әйберләр әверелә.
Безне чолгап алган әйберләр төрле-төрле, шуңа законнар әйберләрнең билгеле бер төркемнәрен күрсәтә, алар бүленүче һәм бүленмәүче була ала. Моннан тыш әйберләр күчемле һәм күчемсезгә бүленә. Күчемсез мөлкәткә җир кишәрлекләре, торак йортлар, корылма, предприятеләр һәм башкалар керә. Күчемсез мөлкәт исемлегенә яхшы гына күчеп йөри торган әйберләр — һава һәм диңгез суднолары, космик кораблар һәм иярченнәр дә кертелгән.Право собственности: актуальные проблемы / отв. ред. В. Н. Литовкин, Е. А. Суханов, В. В. Чубаров; Ин-т законод. и сравнит. правоведения. М.: Статут, 2008. 731 с.
Гражданлык мөлкәти хокук мөнәсәбәтләре булып акча һәм кыйммәтле кәгазьләр дә тора. Алар түләү чарасы сыйфатында йөри. Гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре объекты, мөлкәт буларак, акчаның шактый үзенчәлеге бар. РФ Граждан кодексының 140 статьясы Россиядә законлы түләү чарасы «рубль» булуын күрсәтә. Чит ил валютасы әйләнеше махсус норматив-хокукый актлар белән килешенә. Кыйммәтле кәгазь (акция, облигация, вексель һәм башкалар) мөлкәти хокукларны раслаучы документ булып тора (РФ ГКның 142 статьясы). Мәсәлән, акция, инде сез белгәнчә, аның иясенең акционер җәмгыяте табышы бер өлешен дивидендлар рәвешендә алуга һәм акционер җәмгыятенә идарә итүгә хокукын беркетә. Әгәр дә предприятие зыянга эшләсә яисә акционер бу җәмгыять эшчәнлегендә катнашудан баш тартырга булса, ул акционер җәмгыятеннән акция бәясен кире кайтаруны таләп итә алмый. Аның каравы акционер акцияне башка затка сата яки акция бәясенә тиң компенсация алырга (шул исәптән — предприятие бетерелгән очракта да) мөмкин.
Милек хокукын яклау Кеше хокукларының гомуми декларациясе (17 нче статья) һәркемнең мөлкәтне ялгыз яки бергәләп ия булырга хокукы бар, һәм беркем дә үз милкеннән ирекле рәвештә мәхрүм ителмәскә тиеш дип әйтелә. Шулай итеп, милек хокукы төп кеше хокуклары берсе булып санала.
Милек хокукларын юридик яктан яклау гражданлык хокуклары төп функцияләренең берсе булып тора. Милек хокукын гражданлык хокукы белән яклауны гамәлгә ашыру судлар аша башкарыла. Аерым алганда, моның өчен виндикация дәгъвасы һәм кире дәгъва, шулай ук кондикция дәгъваны кулланалар.Л. П. Кураков. Экономика и право: словарь-справочник. ПРАВО ПОЛЬЗОВАНИЯ
Моннан тыш, милеккә каршы җинаятьләр (талау, урлау, мошенниклык, милексезлек) өчен җинаять җәзалары кулланыла.Л. П. Кураков. Экономика и право: словарь-справочник. ПРАВО РАСПОРЯЖЕНИЯ
Искәрмәләр
Төркем:Кеше хокуклары