Алмаз Галимов, Алмаз Мирзанур улы Галимов (Алмаз Мирзанурович Галимов; 1973 елның 10 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Метрәй) ― педагогика фәннәре докторы (2019), профессор (2019), Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы профессоры, Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары. Казан федераль университетының Җиззәх шәһәрендәге (Үзбәкстан Республикасы) филиалы директоры (2025 елдан). Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2023)Ректор КФУ сообщил о новых назначениях в вузе. Татар-информ, 20.01.2025.

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 10 маенда Юбилей профессора Галимова А.М. kpfu.ru Татарстан АССР Мөслим районы Метрәй авылында укытучы-тәрбиячеләр гаиләсендә өченче бала булып туган. Әтисе Татарстанның атказанган укытучысы Мирзанур Миргалим улы (1932 елгы), әнисе Люция (мәктәптә тәрбияче). Бертуганнары Фәридә, Марсель (мәктәп директоры булып эшләгән). Әтисе ягыннан бабасы Миргалим (1900―1942; һөнәре буенча тимерче) Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Калуга өлкәсе Износки районы авылында җирләнгәнАлмаз Галим. / Тал-тирәкле Метрәем (автор-төзүче Синара Яббарова). К.: «Ак бүре» нәшрияты, 2022. ― Б.82―84. ISBN 978-5-6047780-2-9.

Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының физика факультетына укырга кергән (1990―1995). «Физика һәм информатика укытучысы» белгечлеге алып, Метрәй мәктәбенә укытырга кайткан. Шул ук елда аспирантурга укырга кергән .

1999 елда кандидатлык диссертациясе яклаган. Татар дәүләт гуманитар институтында укыта башлаган.

2019 елда «Югары уку йортының инновацион үсешен адаптив идарә итүнең оештыру-педагогик системасы» () дигән темага педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (фәнни консультанты икътисад фәннәре докторы Илшат Рәфкать улы ГафуровСведения о научном консультанте. shelly.kpfu.ru) Диссертация на тему «Организационно-педагогическая система адаптивного управления инновационным развитием ВУЗа». dissercat.comОбъявление о защите докторской диссертации, шул ук елда КФУ педагогика һәм психология кафедрасы профессоры итеп сайланган.

Югары икътисад мәктәбенең Мәгариф институтын «Менеджмент» программасы буенча тәмамлаган (профиле «Югары белемдә идарә»), квалификациясе — магистр (2015―2018)Галимов Алмаз Мирзанурович. Казанский (Приволжский) федеральный университет.

2000―2005 елларда ― Татар дәүләт гуманитар институтында кафедра мөдире. Доцент (2004 елдан).

2008―2011 елларда ― Татар дәүләт гуманитар-педагика университетының беренче проректоры.

2011―2013 елларда ― Казан федераль университетының инновацион эшләр буенча проректор урынбасары.

2013―2021 елларда ― Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уку-укыту эшләре буенча проректор.

2021―2025 елларда ― Казан федераль университетының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары, укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы профессоры.

2025 елдан ― Казан федераль университетының Җиззәх шәһәрендәге (Үзбәкстан Республикасы) филиалы директоры, Шәрәф Рәшидов исемендәге Сәмәрканд дәүләт Психология һәм социаль мөнәсәбәтләр факультетының читтән чакырылган профессоры Факультет психологии и социальных отношений зарубежные преподаватели. Самаркандский государственный университет имени Шарофа Рашидова.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү (эшчәнлек тармаклары һәм өлкәләре буенча) Педагогика фәннәреГалимов Алмаз Мирзанурович. Направления научной работы. Казанский (Приволжский) федеральный университет. 70 тән артык гыйльми хезмәт авторы. Алар эчендә: 3 уку-укыту ярдәмлеге, ВАК фәнни басмаларында тәкъдим ителгән 27 мәкалә, Scopus и WoS мәгълүматлар базалары журналларында дөнья күргән 6 мәкалә, 4 монография, 4 ЭВМ һәм мәгълүматлар базалары өчен программаларны дәүләт теркәве турында таныклыкГалимов Алмаз Мирзанурович. Показатели продуктивности. Казанский (Приволжский) федеральный университет.

Аның җитәкчелегендә югары уку йортында 50дән артык яңа югары һөнәри белем бирү программасы ачылган, 20 төп программа аккредитацияләнгән.

Вуз эчендәге белем бирү сыйфаты мониторингы һәм менеджменты системасын керткән; КФУның сыйфат менеджменты системасы ГОСТ Р ИСО 9000: 2001 стандартына туры килүгә сертификация узган һәм Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «РФдә иң яхшысы» дип танылган.

18 кече инновацион предприятие төзүдә катнашкан, «КФУның инновацион эшчәнлек объектларын комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашырган.

Уку процессы белән идарә итүнең интеграцияләнгән мәгълүмати системасын кертү, мәгариф өлкәсендә идарә итүнең процесс моделен эшләү, Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйфат белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген бәяләү, шулай ук спорт профилендәге югары уку йортларында уку процессын һәм спорт әзерлеген интеграцияләү буенча берничә проект белән җитәкчелек итә.

РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясен алуга конкурс һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучыларны әзерләүнең сыйфат системалары» Бөтенроссия ведомство конкурсы эксперты буларак чыгыш ясаган.

Төрле категория тыңлаучылар өчен, шул исәптән РФ идарәче кадрларын яңадан әзерләү Президент программасы кысаларында «Сыйфат белән идарә итү», «Сыйфатны тәэмин итү нигезләре», «Идарә системаларын тикшерү», «Тәрбия системалары белән идарә итүнең төп функцияләре» һәм башка курслар эшләгән һәм укыткан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 ― Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлегенең Мактау грамотасы 2008 ― Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы 2010 ― «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы) 2014 ― Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы 2023 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе 2023 ― Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Фәрия, КДПИның чит телләр факультетын тәмамлаган югары белемле педагог. Өч бала (бер ул, ике кыз) тәрбиялиләр.

Искәрмәләр

Әдәбият Алмаз Галим. / Тал-тирәкле Метрәем (автор-төзүче Синара Яббарова). К.: «Ак бүре» нәшрияты, 2022. ― Б.82―84. ISBN 978-5-6047780-2-9

Сылтамалар Галимов Алмаз Мирзанурович. Казанский (Приволжский) федеральный университет

Төркем:Укытучылар Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучылар Төркем:Югары икътисад мәктәбен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты Төркем:«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр