Щербаковка — Пенза өлкәсенең Вадинск районындагы элеккеге татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Ул Вадинск авыл советы составына керә.

Географиясе Авыл Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ока-Дон түбәнлегенең көнчыгыш читендә, урман-дала зонасында, Дальняя елгасы ярында, районның административ үзәге Вадинск авылыннан якынча 5 километр төньяк-көнчыгышта (туры сызык буенча) урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 221 метр биеклектә.

Климаты

Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.

Тарихы XVII гасыр уртасында нигезләнгән. Авылның хуҗалары арасында татар кенәз гаиләләре — Енгалычевлар һәм Кудашевлар булган. Исеме Керенск шәһәреннән килеп төпләнгән бер однодворец фамилиясеннән алынган. Халык дәүләт (татарлар) һәм алпавыт (руслар) крестьяннарыннан торган.

1782 елда ул алпавыт П. А. Беклемишева, П. Ф. Хвостова, князьләр Кудашев, Енгалычев һәм башкалар, шул исәптән однодворецлар милке буларак теркәлгән. Анда 34 хуҗалык булган. Кием сәнәгате үсеш алган, крестьян киемнәре сату өчен җитештерелгән.

1911 елга Керен өязе Шелдаис волостена караган авылда ун крестьян җәмгыяте, 117 хуҗалык, грамоталылык мәктәбе, җил тегермәне, ике тимерчелек һәм ике кибет булган. Ул вакытта авыл халкы 706 кеше булган.

1930 еллардан рус авылы гына булып китә, татарлар авылдан күченә.

1955 елгы мәгълүматлар буенча, «Заветы Ильича» колхозының үзәк утары Судакай авылындыда урнашкан булган.

Халык саны

Җенес составы

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир-атлар 57,1 %, ә хатын-кызлар 42,9 % тәшкил иткән.

Милли составы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасындагы 31 кешенең 100%-ын руслар тәшкил иткән.

Дин

XIX гасыр уртасында мәчет эшләгән.Онлайн — энциклопедия Tatarica. Православ халкы Керенсктагы Успение кафедраль соборына йөргән.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Вадинск районы торак пунтлары