Шенраб, Шенраб Миво (Тибет телендә: གཤེན་རབ་མི་བོ ,Вайли транслитерациясе: gshen rab mi bo), Тонпа Шенраб (Шенраб остаз, Вайли транслитерациясе: ston pa gshen rab) — бон дине традициясе буенча шул диннең риваять нигезләүчесе. Бон традициясендә ул дзогчен принципларын беренче булып өйрәтә башлаган.

Бон канонының күп текстлары Шенрабка карый дип санала.

Этимология Шенраб Тибет теленнән камил каһин дигәнне аңлата. Шенрабның чын исеме — Дмура (Мура) — Шангшунг телендәге Бон китапларында очрый.

Бон дини традициясе буенча Шенраб тормышы Шенрабның оригиналь тәрҗемәи хәле мең биттән артык тексттан гыйбарәт (башка редакциядә 12 том), әмма күбесенчә Бон динен аңлатудан һәм дини традициядән тыш интерпретацияләргә авыр булган вакыйгалардан гыйбарәт. Шенраб король гаиләсендә туган. Принц булып Шенраб яшь вакытында өйләнгән һәм аның берничә баласы булган. Утыз бер яшендә ул дөньяви тормышыннан ваз кичкән, изге күлдә чукынган, кырыс аскетизм практикасын һәм Бон доктринасына өйрәнүне башлаган. Шенрабның өйрәнчекләре булган һәм ул күп кешене тәгълиматына әверелдергән. Шенраб сиксән ике яшендә тыныч итеп салават күпере тәненә күчеп тормыштан киткән. Шенрабка шундый гыйбарәләр карый дип санала: "Өйрәтүләрне аңлый алмаучылар таш кыяга ташланган борчакка охшаш", яки "Син башкага үзеңә яхшылык теләгән кебек яхшысын теләрсең". Үлеме алдыннан Шенраб тәгълиматының мәңгелеген һәм "юмарт остаз" килүне алдан әйткән.

Тарихи параллельләрне эзләүләр Гумилёв Л. Н. һәм Кузнецов Б. И. Бон диненә багышланган мәкаләдә Шенраб өйрәткән тәгълимат Митраизм булган дип фараз иткәннәр .

«Бон һәм маздаизм» китабында Кузнецов Б. И. Шенрабның тәрҗемәи хәлен хәзерге Иран территориясендә безнең эрага кадәр VI гасырда булган һәм бөек Ахеменидлар империясен барлыкка килүгә китергән вакыйгалар белән туры китерә . Кузнецов Б. И. фараз итүенчә Шенрабның исеме — Дмура (Мура) борынгы Иран Митра исеменә туры килә . Кузнецов Б. И. Шенраб һәм Зәрдөшт тәрҗемәи хәлләрендә күпсанлы охшашлыклар таба, әмма беренче тәрҗемәи хәлнең борынгырак икәнен билгеләп үтә.

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Дин