Роман Витальевич Абросимов (31.07.1994; Казан, Татарстан) — Россия хоккейчысы, сакчы.
Биографиясе Казанның «Ак Барс» командасында уйнап үскән. 2011—2012 сезоныннан башлап ЯХЛ-Б (МХЛ-Б) лигасында «Ирбис» өчен, ә киләсе сезонда ЯХЛда «Барс» өчен уйный башлаган. 2015 елның 23 декабрендә ЦСКАга каршы кунак уенында (1:2) ул «Ак Барс» өчен КХЛдагы дебютын ясый. 2018 елгы Гагарин Кубогы иясе.
2019 елның 23 декабрендә ул Сочига күчерелә. 2020 елның 6 маенда «Ак Барска» кире кайтарыла. 2020/21 сезонында «Барс» өчен ВХЛда уйный. 17 ноябрьдә «Нефтехимик» ка күчә. Җәрәхәт аркасында 2021/22 сезонын калдыра, һәм 2022 елның җәендә ул «Динамо» белән сынау килешүенә кул куя. Клуб тулы хокуклы килешүгә кул куюдан баш тарткан була, ә 23 августта Абрасимов «Витязь» белән ике яклы бер еллык килешүгә кул куя. 2023 елның 2 маенда ул «Авангард» ка күчә, ике еллык килешүгә кул куя. 2024 елның 5 июлендә алмашу нәтиҗәсендә "Нефтехимик"ка кайта. 2024/25 сезонының күп өлешен җәрәхәт аркасында калдыра. 2025 елның августында «Амур» клубына күчә .
Искәрмәләр
Сылтамалар
https://forchecking.ru/player.php?id=7450 https://www.hawk.ru/ru/players/465/
Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары Төркем:Россия хоккейчылары Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Казанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1994 елда туганнар Төркем:31 июль көнне туганнар