Чулпан Харисова, Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова (Мортазина, 1953 елның 17 марты, ТАССР, Кукмара районы, Зур Сәрдек) — тел галиме, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты татар теле белеме кафедрасы профессоры (2006), педагогика фәннәре докторы (2002). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2008), Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы (2003), Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2008).
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 17 мартында Татарстан АССР Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1975). Алман, инглиз телләрен камил белә. «Рус мәктәбендә татарча әйтелешкә өйрәтүнең теориясе һәм практикасы» () темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2002).
Хезмәт юлы 1975-1979 елларда Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбе укытучысы, директор урынбасары.
1979 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы (1979-1995), доцент (1996).
2006 елдан КФУ Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры.
Гыйльми эзләнүләр өлкәсе Югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы. Хәзерге татар теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган проблемалар. Татар телен башка милләт вәкилләренә (аеруча рус балаларына) өйрәтү проблемалары. Рус телендә белем бирү оешмаларында татарча әйтелешкә өйрәтүнең лингводидактик аспекты. Әлеге проблемаларга багышланган 350 фәнни хезмәт авторы (шуларның йөзе монография, программа, сүзлек, мультимедиа чарасы, дәреслек, кулланма).
Китаплары Учимся говорить по-татарски. Яр Чаллы: «КамАЗ», 1992 (Ф. Ф. Харисов белән берлектә). Татарча да яхшы бел. К.: ТаРИХ, 2000 (Ф. Ф. Харисов белән берлектә). Обучение татарскому произношению в русской школе. М.: ВЛАДОС, 2001. Теория и практика обучения татарскому произношению. СПб: Просвещение, 2001. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. К., 2006. Татар теле морфологиясеннән лекцияләр. К., 2006. Татар теле: кагыйдәләр һәм күнегүләр. К., 2007 һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 ― Татарстанның атказанган фән эшлеклесе 2003 ― Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы 2008 ― Каюм Насыйри премиясе — «оригиналь дәреслекләр һәм укыту-методик кулланмалар төзегән өчен» Лауреаты премии имени Каюма Насыри. 2008 год 2006 ― ТР мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе
Гаиләсе Ире Фираз Харисов, профессор. Балалары: улы Илшат, КДУ тәмамлаган; кызы Гөлшат, фән кандидаты, КФУ укытучысы. Оныклары Гайшә, Йосыф, Мәрьям Гөлүсә Закирова. Чулпан һәм Фираз Харисовлар: Вундеркинд белән яшәү җиңел түгел. «Мәгариф», 25.02.2016 Искәрмәләр
Әдәбият Фән һәм мәгариф йолдызы. «Мәгариф», 2018 ел, № 3 , 29нчы бит.
Сылтамалар
Харисова Чулпан Мухаррамовна. КФУ рәсми сайты Чулпан Харисова. «Мәгариф – Вакыт» нәшрияты, 14.01.2013 Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы. Әкбәрова Ләйсән Рәүф кызының «Белем-нур» сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Укытучылар Төркем:Шәхесләр:Казан