Лотфулла Шәфигуллин, Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (1955 елның 14 мае, ТАССР, Арча районы, Симетбаш) — 2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, РФ Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014-2019) һәм алтынчы (2019-2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Хәйриячелек эшчәнлегенә 2018 елның гыйнварында РФ Президенты В. В. Путин игътибар иткәнЛотфулла Шәфигуллин Путин белән ни өчен очрашканы турында сөйләде. «Татар-информ» МА, 26.01.2018. Тукай премиясе лауреаты (2018). VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле 1955 елның 14 маенда Татарстан АССР Арча районы Симетбаш авылында туган. «Хәрби төзүче» белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда укуханәсен (1975), «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), «Күпканаллы телекоммуникация системалары» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1975-1991 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә гаскәри хезмәттә.
1993-1998 елларда «Татарстан ит сәнәгате» җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары, «Татарстан ит сәнәгате» холдинг ширкәте вице-президенты.
1998-2001 елларда ТР дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2001-2006 елларда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.
2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры.
2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш ТР ДШ депутаты, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет рәисеШафигуллин Лутфулла Нурисламович. ТР ДШ сайты.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты (2026 елның 3 апреленнән, Фәрит Мөхәммәтшин урынына) Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Татар-информ, 6.04.2026.
Хәйриячелек Лотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм иткән.
Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, Биектау районында Иске Казан кирмәнен төзеп бирдеВахит Имамов: Тукай бүләгенә кайбер кандидатлар әрсезлеге туйдыра башлады. «Татар-информ» МА, 14.03.2018.
Арча районының Иске Муй авылында «Ислам нуры» мәчетен төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертәАрча районында төзекләндерүдән соң «Ислам нуры» мәчете ачылды. ТР мөселманнары диния нәзарәте сайты, 31.08.2017.
Арча районы Хәтнә авылында Петропавловск храмын торгыза, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерүдә булышаПутин Таттелеком җитәкчесен ни өчен чакырткан. «Шәһри Казан», 26.01.2018.
Туган авылының беренче тракторчыларына һәйкәл куя.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә ярдәм итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең Атказанган элемтә хезмәткәре Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы «Фидакарь хезмәт өчен» медале II дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале III дәрәҗәдәге «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2008 «Ел җитәкчесе» республика конкурсы җиңүчесе 2016 «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе Генеральный директор Таттелеком Л.Н. Шафигуллин – Победитель конкурса «Благотворитель года-2016». Tattelecom.ru, 02.05.2017 2018 — Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе — «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен»Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ МА, 26.04.2018.
Искәрмәләр
Сылтамалар Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы Л. Н. Шәфигуллин «Чикләрсез татарлар» сайтында Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. «Бизнес Online»
Шулай ук карагыз
Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Чиләбе дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Хәйриячеләр Төркем:Төзүчеләр Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7 нче чакырылыш депутатлары