Мәшгульлек — гражданнарның законга каршы килмәгән, шәхси һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бәйле һәм аларга хезмәт хакы һәм хезмәт кереме китерү эшчәнлеге
Мәшгульлек — гражданнарның шәхси һәм иҗтимагый ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бәйле, законнарга каршы килмәүче һәм, кагыйдә буларак, керем китерүче эшчәнлеге ул.
Россия өчен барча халыкның да, аның аерым бер төркемнәренең дә (беренче чиратта хатын-кызларның) озак еллар буе формалашкан кирәгеннән артык мәшгульлеге (хезмәт эш- чәнлегендә гомуми, мәҗбүри катнашу) үзенә күрә бер үзенчәлек булып тора.
Базар мөнәсәбәтләренә күчү, хезмәт базары, хосусый эшмәкәрлек барлыкка килү дәүләтнең хезмәттән файдалануга һәм эш бирүгә монополь хокукыннан баш тартуын белдерә. Хезмәт иреге мәшгульлек өлкәсендә базар мөнәсәбәтләрен үстерүнең төп шартына әверелә, эшләү ихтыярый характер, ә кеше исә икътисади ирек алаКязимов К. Г. Технологии регулирования рынка труда и занятости населения. — Directmedia, 2019-04-17. — 161 с. — ISBN 978-5-4475-9907-2..
Искәрмәләр
Төркем:Эш белән тәэмин ителү