Радиодулкыннар — ясалма дулкын үткәргечсез киңлектә тарала торган, 3 терагерцка кадәр ешлыклы электромагнит дулкыннарРегламент радиосвязи. Статьи. — Швейцария, Женева: МСЭ, 2012. Статья 1.5.ГОСТ 24375-80 «Радиосвязь. Термины и определения».. Радиодулкыннар электромагнит спектрында бик түбән ешлыклардан алып инфракызыл диапазонга кадәр урнашалар. Халыкара электр элемтәсе берлеге тарафыннан радиодулкыннарның диапазон буенча классификациясен исәпкә алыпГеннадиева Е. Г., Дождиков В. Г., Кульба А. В. и др. Краткий энциклопедический словарь по радиоэлектронике и радиопромышленности / Под ред. В. Н. Саблина. М.: Диво, 2006. С. 276., радиодулкыннарга 30 кГцтан 3 терагерцка кадәр ешлыклы электромагнит дулкыннар керә, бу 10 километрдан 0,1 миллиметрга кадәр дулкын озынлыгына туры килә.
Киң мәгънәдә, радиодулкыннар — җиһазлардагы (мәсәлән, дулкын үткәргеч җайланмаларда, микродулкынлы интеграль схемаларда һәм башкалар), тапшыру линияләрендә һәм, ниһаять, табигый шартларда, тапшыру һәм кабул итү антенналарын аерып торган мохиттә электромагнит кырының барлык төр дулкын процессларыВ. В. Никольский, Т. И. Никольская. Электродинамика и распространение радиоволн. — М.: Наука, 1989. — С. 467..
Радиодулкыннар, электромагнит дулкыннар буларак, вакуумда яктылык тизлегендә тарала. Радиодулкыннарның табигый чыганакларына яшен яшьнәүләре һәм астрономик объектлар керә. Ясалма рәвештә булдырылган радиодулкыннар стационар һәм күчмә радиоэлемтә, радиотапшырулар, радиолокация, радионавигация, юлдаш элемтәсе, чыбыксыз компьютер челтәрләре һәм башка күпсанлы кушымталар өчен кулланыла.
Ешлык (дулкын озынлыгының) кыйммәтенә карап, радиодулкыннарны теге яки бу радиоешлык диапазонына (дулкын озынлыклары диапазонына) кертәләр. Шулай ук радиодулкыннарны ирекле киңлектә һәм җир шары тирәли таралу ысулы буенча классификацияләргә мөмкинМ. П. Долуханов. Распространение радиоволн. — М.: Сов. радио, 1972..
Ачылышы 1865 елда инглиз физигы Дж. Максвелл классик (квант булмаган) физиканың электромагнит кыр теориясен төзүне тәмамлай, аны катгый рәвештә математик яктан формалаштыра һәм шуның нигезендә электромагнит дулкыннарның булуына ныклы нигезләмә сала.
Генрих Герц 1886—1888 елларда электромагнит дулкыннарның барлыгын исбатлый. Югары ешлыклы электромагнит тирбәнешләрен алу өчен ул симметрик вибратор һәм Румкорф катушкасын куллана, ә аларны теркәү өчен ул дулкын индикаторы (детектор) булып хезмәт иткән кечкенә очкын арасы булган металл рам формасындагы гади кабул итүче кулланаМеркулов В. 120 лет весьма быстрых колебаний. . Кабул итүченең тагын бер версиясе — тапшыргыч кебек, ләкин кечкенә очкын арасы булган вибратор. Нәкъ менә шушы җайланмалар радиоэлемтәне гамәлгә ашыру өчен кулланылган берничә уйлап табуга нигез салаларЧистяков Н. И. Начало радиотехники: факты и интерпретация // Вопросы истории естествознания и техники. — 1990. — № 1..
Радиоешлык диапазоннары һәм радиодулкын озынлыклары Радиоешлыклар — 3 кГц тан 3000 ГГц ка кадәрге диапазондагы ешлыклар яки ешлык полосалары, аларга шартлы исемнәр бирелә. Бу диапазон радиодулкыннарны булдыру һәм ачыклау өчен кулланыла торган электр сигналларының үзгәрүчән ток ешлыгына туры килә. Бу диапазонның күпчелек өлеше механик тибрәнү белән барлыкка килгән дулкыннар чикләреннән читтә булганлыктан, радиоешлыклар гадәттә электромагнит тирбәнешләргә керәләр.
Россия Федерациясенең «Элемтә турында»гы законы радиоешлыкларга кагылышлы түбәндәге төшенчәләрне билгели:
радиоешлык спектры-Халыкара электр элемтәсе берлеге билгеләгән чикләрдә радиоэлектрон чаралар яисә югары ешлыклы җайланмалар өчен файдаланылырга мөмкин булган радиоешлыклар җыелмасы; радиоешлык — радиоешлык спектрының бер компонентын билгеләү өчен билгеләнгән электромагнит тирбәнешләр ешлыгы; радиоешлыктар полосасын бүлү — Россия Федерациясенең радио хезмәтләре арасында радиоешлык полосасын бүлү таблицасындагы язмалар ярдәмендә радиоешлык полосаларын максатчан куллануны билгеләү, аның нигезендә билгеле бер радиоешлык полосасын куллануга рөхсәт бирелә һәм мондый куллану шартлары билгеләнә.
Радио хезмәтләре буенча диапазоннардан файдалану Россия Федерациясенең Радиоэлемтә регламенты һәм халыкара килешүләр белән регламентлана.
Халыкара электр элемтәсе берлеге кагыйдәләре нигезендә, радиодулкыннар 0,3 x 10 Н Гц тан 3 x 10 Н Гц ка кадәр бер декада киңлектәге диапазоннарга бүленгән, анда N-диапазон номеры. Россия ГОСТ 24375-80 бу классификацияне тулысынча диярлек кабатлый. №МСЭ тамгасыДулкыннар озынлыгы диапазоныДулкыннар диапазоны исемеЕшлык диапазоныЕшлык диапазоны исемеФотон энергиясе, Кулланыш1ELF100 000 км — 10 000 кмДекамегаметрлы3—30 ГцБик түбән (КНЧ)12,4 фэВ — 124 фэВСу асты көймәләре белән элемтә, геофизик тикшеренүләр2SLF10 000 км — 1000 кмМегаметрлы30—300 ГцҮтә түбән (СНЧ)124 фэВ — 1,24 пэВСу асты көймәләре белән элемтә, геофизик тикшеренүләр3ULF1000 км — 100 кмГектокилометрлы 300—3000 ГцИнфратүбәннәр (ИНЧ)1,24 пэВ — 12,4 пэВСу асты көймәләре белән элемтә4VLF100 км — 10 кмМириаметрлы3—30 кГцБик түбән (ОНЧ)12,4 пэВ — 124 пэВТөгәл вакыт хезмәте, Су асты көймәләре белән радиоэлемтә5LF10 км — 1 кмКилометрлы30—300 кГцТүбән (НЧ)124 пэВ — 1,24 нэВРадиотапшыру, җир дулкыны белән радиоэлемтә, радионавигация6MF1000 м — 100 мГектометрлы300—3000 кГцУрта (СЧ)1,24 нэВ — 12,4 нэВҖир дулкыны һәм ионосфера дулкыны белән радиотапшырулар һәм радиоэлемтә7HF100 м — 10 мДекаметрлы3—30 МГцЮгары (ВЧ)12,4 нэВ — 124 нэВИоносфера аша радиотапшырулар һәм радиоэлемтә, горизонт арты радиолокациялау8VHF10 м — 1 мМетрлы30—300 МГцБик югары (ОВЧ)124 нэВ — 1,24 мкэВТелевидение, радиотапшырулар, тропосфералы һәм туры дулкынлы радиоэлемтә, УВЧ-терапия9UHF1000 мм — 100 ммДециметрлы300—3000 МГцУльтра югары (УВЧ)1,24 мкэВ — 12,4 мкэВТелевидение, тропосфералы һәм туры дулкынлы радиоэлемтә, Кесә телефоны, Микродулкынлы мич, иярчен навигациясе10SHF100 мм — 10 ммСантиметрлы3—30 ГГцҮтә югары (СВЧ)12,4 мкэВ — 124 мкэВРадиолокация, интернет, спутник телевидениесе, иярченле һәм туры дулкынлы радиоэлемтә, чыбыксыз компьютер челтәрләре11EHF10 мм — 1 ммМиллиметрлы30—300 ГГцҮтә нык югары (КВЧ)124 мкэВ — 1,24 мэВРадиоастрономия, югары тизлекле радиореле элемтәсе, радиолокация (Метеорология, кораллану белән идарә итү), медицина, иярченле радиоэлемтә12THF1 мм — 0,1 ммДецимиллиметрлы300—3000 ГГцГипер югпры ешлыклар, озын дулкынлы өлкә Инфракызыл нурланыш1,24 мэВ — 12,4 мэВЭксперименталь «терагерц камерасы», озын дулкынлы инфракызыл нурланышларда терки торган сурәт (ул җылы канлы организмнар тарафыннан таратыла, ләкин, кыска дулкынлы инфракызыл нурланышлардан аермалы буларак, диэлектрик материаллар тарафыннан тоткарланмый). ГОСТ 24375-80 классификациясе киң кулланылыш тапмады һәм кайбер очракларда радиоэлектроника өлкәсендә милли стандартлар (ГОСТ) белән каршылыклы. Көнбатышта радиоешлык полосаларының традицион билгеләре Икенче бөтендөнья сугышы вакытында барлыкка килгән. Хәзерге вакытта алар АКШның IEEE стандарты, шулай ук халыкара ITU стандарты белён беркетелгән.
Практикада түбән ешлык диапазоны астында еш кына тавыш ешлыклары диапазонын, югары ешлык диапазоны астында — бөтен радиодиапазонны, 30 кГц һәм аннан да югарырак, шул исәптән ВЧ диапазонын күздә тоталар. Ватан әдәбиятында микродулкынлы диапазон (СВЧ) дип киң мәгънәдә кайвакыт УВЧ, СВЧ һәм КВЧ диапазоннары атала (0,3 — 300 ГГц), Көнбатышта бу киң таралган микродулкыннар терминына туры килә.
Шулай ук, илебезнең белем бирү һәм фәнни әдәбиятында диапазоннар классификациясе эшләнгән, аңа ярашлы мириаметрлы дулкыннар — үтә озын дулкыннар (СДВ), километрлы дулкыннар — озын дулкыннар (ДВ), гектометрлы дулкыннар — урта дулкыннар (СВ), декаметрлы дулкыннар — кыска дулкыннар (КВ) дип аталалар, ә калганнарын, 10 м дан кыскарак дулкыннарны, ультра кыска дулкыннарга (УКВ) кертәләр.
Тарату ысулы буенча классификация
Туры дулкыннар — ирекле пространствода бер предметтан икенчесенә, мәсәлән, бер космик аппараттан икенчесенә, кайбер очракларда Җир станциясеннән космик аппаратка һәм атмосфера аппаратлары яки станцияләре арасында таралучы радиодулкыннар. Бу дулкыннар өчен атмосфера, чит предметлар һәм Җир тәэсирен игътибарсыз калдырырга мөмкин. Җир яки өслек дулкыннары — Җирнең сферик өслеге буйлап таралучы һәм дифракция күренеше нәтиҗәсендә аны өлешчә урап узучы радиодулкыннар. Дулкынның очраган киртәләрне урап узу һәм алар тирәсендә дифракция ясау сәләте, билгеле булганча, дулкын озынлыгы белән киртәләрнең зурлыклары арасындагы нисбәттән билгеләнә: дулкын озынлыгы никадәр кечерәк булса, дифракция шулкадәр зәгыйфьрәк күренә. Шул сәбәпле УВЧ диапазоны һәм югарырак ешлыклы диапазоннар дулкыннары Җир шары өслегендә бик зәгыйфь дифракцияләнәләр һәм аларның беренче якынчалыкта таралу ераклыгы туры күрү ераклыгы (туры дулкыннар) белән билгеләнә. Тропосфера дулкыннары —ОВЧ һәм УВЧ диапазоннарындагы радиодулкыннар, тропосфера тигезсезлекләрендә таралу исәбенә 1000 км га кадәр ераклыкка тарала торганнар. Ионосфера яки пространство дулкыннары — 10 м дан да озынрак радиодулкыннар, алар ионосферадан һәм Җир өслегеннән бер яки күп тапкырлар кире кайтарылу исәбенә җир шары тирәли теләсә күпме ераклыкка таралалар. Юнәлтелгән дулкыннар —юнәлеш бирүче системаларда (радиодулкын үткәргечләрдә) таралучы радиодулкыннар
Модуляция төре буенча классификация Радиодулкыннар ярдәмендә тапшырганда төрле модуляция төрләре кулланылырга мөмкин, алар ярдәмендә эчтәлекле мәгълүмат соңгы алучыга җиткерү өчен «төргәкләнә»: амплитуда модуляциясе, ешлык модуляциясе, бер полосалы модуляция һәм башкалар. Модуляция сайлау комачаулауга каршылыкны, кулланылган ешлык диапазонын, күәтне һәм башка параметрларны билгели.
Шулай ук карагыз
Излучение Канал связи Радиоэлемтә Радиолокация
Искәрмәләр
Әдәбият Справочник по радиоэлектронным системам. Под ред. Б. Х. Кривицкого. В 2-х тт. — М.: Энергия, 1979. Международный регламент радиосвязи. ГОСТ 24375-80 «Радиосвязь. Термины и определения».
Сылтамалар Радиоволны и частоты. Статья Списки различных радиочастот и диапазонов Соответствия частот канальных и частотных радиостанций LPD-диапазона
Төркем:Радиофизика Төркем:Радиотехника Төркем:Электромагнитик нурланыш Төркем:Электродинамика