Травматология (греч. τραῦμα — яра, җәрәхәт + — уку) — кеше организмына төрле травматик тәэсирләрнең йогынтысын, җәрәхәтләрнең нәтиҗәләрен һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнүче медицина тармагы Дифференциаль диагностиканың икенче очында ревматология тора. Травматология шулай ук ортопедия, нейрохирургия (нерв системасының травматик һәм посттравматик халәтләре), септик (столбняк, сепсис, остеомиелит, флегмона), эренле һәм пешү хирургиясе (эндоген һәм экзоген пешүләр), спорт медицинасы, кан тамырлары хирургиясе һәм флебология, йогышлы авыруларны өйрәнү (мускул-хәрәкәт системасының туберкулезы һәм сифилисы) һәм токсикология (токсик артропатияләр), шулай ук гематология (гемаартроз, автоөзелешләр, патологик сынулар), онкология, биофизика, биокибернетика һәм хәрби медицина белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Тарихы һәм үсеше Элек травматология үзенең зурлыгы буенча гаять зур дисциплина була, ул тышкы факторлар аркасында кеше тәненә китерелгән барлык җәрәхәтләрне үз эченә ала. Медицина фәне үсеш алган саен, травматология әкренләп махсуслаштырылган фәннәргә әверелә, һәм хәзер күп кенә эчке орган җәрәхәтләре хирургиянең тиешле өлкәләрендә карала. Хәзерге вакытта травматология тукымаларга һәм органнарга механик йогынты нәтиҗәләрен карый. Травматологиядә сөяк җәрәхәтләрен дәвалау ысуллары ортопедиядәге дәвалау ысулларына охшаш, шуңа күрә хәзерге вакытта бу белгечлек "травматология һәм оропедия"дип атала.
Тикшерелә торган мәсьәләләр Хәзерге травматология өйрәнгән җәрәхәтләрнең төп төркемнәрен карап чыгыйк.
Сынулар Сөяк сынуы — механик тәэсир нәтиҗәсендә сөякнең бөтенлегенең тулысынча яки өлешчә бозылуы.
Буын чыгу Буын чыгу — механик көч (җәрәхәтләр) яки буындагы деструктив процесслар (артрозлар, артритлар) тәэсирендә буын капсуласының бөтенлеген бозу белән дә, бозылмыйча да, сөякләрнең буын өслегенең конгруэнтлыгы бозылу.
Баш мие селкенүе Баш мие селкенүе () — бу-тукымаларга механик тәэсир итү, бу исә аларның ачык анатомик бозылуларсыз функциональ халәтен бозуга китерә.
Сузылулар һәм өзелүләр Бу буын бәйләвечләренең сузылуы яки бәйләвечләрнең өзелүе һәм беркетү нокталарыннан аерылуы. Мускул сеңере өзелүе һәм мускул тукымаларының турыдан-туры өзелүе дә мөмкин.
Озак вакыт кысылу синдромы Бу йомшак тукымаларның 2-4 сәгать яки аннан да күбрәк дәвам иткән озак вакытлы кысылудан соң барлыкка килә торган уникаль патологик халәте. Характерлы үзенчәлек шунда: кысучы әйбер алынганнан соң, канга тукымаларның таркалуының токсик продуктлары массив рәвештә керә, бу хәлнең авырлыгына һәм клиник күренешләргә сәбәп була.
Күгәргән урыннар һәм сыдырылулар Күгәрү () — тукымаларның һәм органнарның структурасы сизелерлек бозылмаган ябык җәрәхәте. Күпчелек очракта зыян өслек тукымаларына (тире, тире асты тукымалары, мускуллар һәм сөяк ярысы) китерелә. Аеруча көчле бәрелү вакытында сөякләргә басыла торган йомшак тукымалар зыян күрә.
Яралар Яра () — механик йогынты аркасында каплау яки эчке тукымаларның, кайвакыт эчке органнарның анатомик бөтенлегенең бозылуы. Аергыч билгеләре: авырту, кан китү, өңрәеп (ачылып) тору.
Төп дәвалау ысуллары Травматологиядә кулланыла торган дәвалау ысулларын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була: терапевтик һәм хирургик.
Терапевтик Терапевтик дәвалау ысулларына төрле бәйләвечләр һәм зыян күргән урынны иммобилизацияләү ысуллары керә.
Хирургик Хирургик дәвалауга яраны беренчел һәм икенчел хирургик эшкәртү керә.
Искәрмәләр
Әдәбият