Бланш Юбер (; 1901 елның 17 августы — 1940 елның 19 июле) — Мальта табибы, фармацевт, аптекарь. Мальта тарихында беренче хатын-кыз табиб.

Тормыш юлы Бланш Юбер 1901 елның 17 августында Биркиркарада туа. Хөрмәтле Джозеф Юбер кызы. 1919 елның җәендә Тесси Камиллери белән бергә Мальта университетына укырга керә: Тесси гуманитар факультетка, ә Бланш медицина факультетына укырга керә. 1925 елда университны тәмамлый һәм Тесси белән беррәттән Мальтада югары белем алган беренче хатын-кыз була (Тесси югары уку йортын Бланшка караганда иртәрәк тәмамлый). Шуңа да карамастан, Бланш университетны тәмамлаганнан соң хастаханәдә түгел, ә Зейтун шәһәренең даруханәсендә эшли.

Бланш Джозеф Каруана исемле табибка кияүгә чыга. 1940 елның 19 июлендә 40 яшендә вафат була. Аның исеме белән хәзер Слимадагы урам аталган, анда Мальтада беренче тапкыр 2017 елда криптовалюта, шул исәптән биткойннар сатыла башлый (әмма биткойн-банкомат урнаштырылганнан соң ике ай узгач сүтелә). Бланш хәзер дә мальталылар арасында беренче юл салучы хатын-кыз буларак югары популярлыкка казана; Мальта университеты оешуның еллыкларында (шул исәптән 100 еллыгында) югары уку йортында истәлекле чаралар үткәрелә.

Искәрмәләр

Төркем:1940 елда вафатлар Төркем:19 июль көнне вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1901 елда туганнар Төркем:17 август көнне туганнар