Тизлеккә сусау: Югары ставкалар (инглиз. Need for Speed: High Stakes), Ауропада Тизлеккә сусау: Юл чакыруы (инглиз. Need for Speed: Road Challenge) исеме астында билгеле — EA Ванкувер һәм EA Сиэтл булдырган һәм Electronic Arts ПлейСтейшн һәм Windows өчен чыгарган 1999 елгы узыш уены. Ул Тизлеккә сусау сериясенең дүртенче уены һәм Тизлеккә сусау III: Эссе кугын дәвамы. Үз борынгылары белән чагыштырганда, уен реалистиграк элементлар кертә һәм бәрелештән соң машинаның җитештерүчәнлеген киметүче зыянны өсти. Ул шулай ук икътисадта нигезләнгән ярышларны өстәгән, анда уенчылар төзәтү, сатып алу, яки машиналар үзгәртү өчен түгелә алган акча алалар. ТС: ЭКда туган Эссе кугын режимы яңа опцияләр белән киңәйтелгәч, уенчыларга узышчыларны туктатырга тырышучы полиция кугыннарын контрольдә тотарга рөхсәт иткән.

Югары ставкалар риск һәм нәтиҗәләр хисе җиткерү өчен ясалган, бу идея нигездә уендагы “Югары ставкалар” режимында күрсәтелгән, анда уенчы үз сакланган машинасын югалта ала. EA автомобильләр җитештерүчеләрне үзләренең машиналарына зыянны алырга рөхсәт итәргә ышандырырга тиеш иде, чөнки уен үзенә лицензияләнгән машиналар кертә. ЮС шулай ук Порше чакыруы уеныннан соң узыш уеннарында булмаган Порше лицензиясен кайтарган. Уенны кайвакыт Гран туризмо белән чагыштыру торган күзәтүчеләр уңай иделәр. Алар аның графикасын, ясалма интеллектын һәм реалистик элементларын мактаганнар, ләкин кадрларның тотрыксыз ешлыгын тәнкыйтьләгәннәр. Компьютер гейминг ворлд Windows юрамасына Елның узыш уенын биргән. 2000 елда Тизлеккә сусау: Порше ихтыярлы уенның дәвамы булып чыккан.

Төркем:1999 елгы санак уеннары Төркем:Санак узыш уеннары Төркем:EA Сиэтл санак уеннары Төркем:EA Ванкувер санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы онлайн-уеннар Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн өчен уеннар Төркем:Бүленгән экран белән күпкулланучылы санак уеннары Төркем:Полиция турында санак уеннары Төркем:Канадада булдырылган санак уеннары Төркем:Америка Кушма Штатларында булдырылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Ром ди Приско тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Саки Каскас тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Канадада узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Англиядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Франциядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Алманиядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Италиядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Шотландиядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Испаниядә узган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар