Метрәй Касыймов (Метрәй Бәчели улы Касыймов, , — , ) — совет дәүләт эшлеклесе.

Хезмәт юлы

10.1909-08.1917, 05.1918-09.1918 — әтисе хуҗалыгында эшли. 1919-1920 — «Кызыл Ӓлям» гәҗите мөхбире. 05.1920-09.1921 — ТАССР милләтләр эшләре халык комиссариаты инструкторы, «Кызыл Ӓлям» гәҗитендә мөхәррир, нәшер итү бүлеге җитәкчесе. 06.1922-11.1923 — БСИнең Казан станциясе буенча юл-транспорт бүлеге агенты. 05.1924-08.1929 — ББСИнең Мәскәү-Рязань тимер юлының Голутвин, Мәскәү станцияләре буенча юл-транспорт бүлеге вәкаләтлесе. 08.1929-09.1932 — ББСИнең Мәскәү-Казан тимер юлы буенча юл-транспорт бүлегендә: 3 нче бүлкечәнең өлкән вәкаләтлесе, 5 нче бүлекчә башлыгы. 09.1932-12.1933 — ББСИнең Мәскәү-Киев тимер юлының Мәскәү станциясе буенча юл-транспорт бүлеге бүлекчәсе башлыгы. 12.1933-10.1936 — Мәскәү-Курск тимер юлының Мәскәү станциясендә шул ук вазифада. 10.1936-05.1939, 05.1939-03.1941, 08.1941-09.1941 — СССР ЭЭХКнең төрле идарәләрендә бүлекчә башлыгы урынбасары, бүлекчә башлыгы. 05.1939-07.1940 — ЭЭХКнең Сталинград тимер юлы буенча юл-транспорт бүлеге башлыгы. 06.1941-08.1941 — СССР дәүләт куркынчысызлыгы халык комиссариатында бүлекчә башлыгы. 09.1941-08.1945 — ЭЭХКнең (ДКХКның) Казан тимер юлы буенча транспорт бүлеге башлыгы. 08.1945-10.1945 — Куйбышев тимер юлында шул ук вазифада. 10.1945-07.1946 — ДКХКның (ДКМның) Идел буе тимер юлы буенча округ (округ) транспорт бүлеге башлыгы. 07.1946-03.1953 — БАССР дәүләт куркынычсызлыгы министры. 03.1953-04.1954 — БАССР эчке эшләр министры урынбасары.