Сәет Вахиди (Сәет Габделманнан улы Вахитов, ,  — , ) — тарихчы, педагог, Көнчыгышны өйрәнүче, археограф, кулъязмалар җыючы.

Тормыш юлы Казан губернасы Спас өязенең Ташбилге авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылының һәм Иске Рәҗәп авылының мәдрәсәләрендә укыганнан соң, 1905 елдан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1911 елда укуын тәмамлый һәм туган ягында балалар укыту белән шөгыльләнә башлый. Башта Уразлы мәктәбендә эшли, соңрак Мамадыш якларына китә. 1912 елда туган авылы Ташбилгедә мәктәп ачтыруга ирешә.Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде  — Татар-информ

Авылларда укытучы булып эшләгән елларда татар тарихына караган кулъязма әсәрләрне туплый башлый. Дистә елларга сузылган археографик эзләнүләрендәге иң зур казанышы — 1912 елда Казан ханлыгы чорына караган социаль-юридик документлардан берсе булган Сәхибгәрәй хан ярлыгын табуы. Ул татар халкының Болгар, Казан ханлыклары тарихына, кулъязма һәм ташъязма мираска, тарих, археография, эпиграфика, нумизматика кебек фәнни юнәлешләрнең нәзари һәм гамәли мәсьәләләренә караган күпсанлы мәкаләләр һәм язмалар авторы.

Совет чорында Сәет Вахиди кулъямалар эзләү эшен дәвам итә. 1925 һәм 1930 елларда үзе җыйган сирәк һәм уникаль кулъязмалар байлыгын Казан университетының китапханәсенә бүләк итәИсмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. — 399 б. — 63 Б..

Казанда Үзәк татар музеенда Көнчыгыш кулъязмалары бүлеген җитәкли, Казанның төрле югары уку йортларында белем бирә. 1937—1938 елларда РФА Шәрекъне өйрәнү институтында эшләп ала.

1937 елның 29 ноябрендә кулга алына, «контрреволюцион пантюркизм» идеяләрен, «Советка каршы коткы таратуда» гаепләнеп, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә. ССРБ Югары суды Президиумының карары белән 1958 елның 9 гыйнварында гаепсез дип табыла һәм исеме тулысынча аклана. Вафат булу датасы озак вакыт билгесез була. Миркасыйм Госманов аны 1941 елда һәлак булган дип әйтә, Исмәгыйль Рәминең «Әдәби сүзлегендә» 1942 ел датасы китерелә.

Бәяләмәләләр Гыйльми җәмәгатьчелек Сәет Вахиди эшенә үз вакытында ук дөрес бәя бирә. Сәхибгәрәй хан ярлыгы табылу, аны өйрәнүдәге казанышлары турында вакытлы матбугат битләрендә күренекле галимнәр Н. Фирсов, Г. Гобәйдуллин, И. Бороздин һәм башкалар мәкаләләре басылып чыга. Сәет Вахидинең уңышлары турында олпат галимнәр И. Крачковский, А. Самойлович, Г. Алпаров һәм башкаларларның чыгышлары, замандашлары, фикердәшләренең бәяләмә-рецензияләре әнә шул хакта сөйли.

Истәлек 2017 елда Татарстан Фәннәр академиясендә Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре» дип исемләнгән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе уздырылдыТатарстан Фәннәр академиясе.

Искәрмәләр

Төркем:Археографлар Төркем:Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Репрессияләнгән татарлар