Артем Здунов, Артем Алексей улы Здунов (, 1978 елның 18 мае, Казан) — икътисадчы, РФ дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 18 ноябреннән Мордовия Башлыгы вазифаларын вакытлы башкаручы Путин назвал Татарстан кузницей кадров. news.mail.ru, 27.03.2021, 2014—2018 елларда Татарстан икътисад министры, 2018—2020 елларда Дагстан премьер-министры. Икътисад фәннәре кандидаты (2005). Бердәм Россия фиркасе әгъзасы Бердәм Россия фиркасенең төбәк бүлекчәсе сайты.
Тәрҗемәи хәле 1978 елның 18 маенда Казанда туган. Мордва Настоящий мордвин Артем Здунов еще не знает своего счастья. Бизнес Online, 16.11.2016. Казанның 5нче лицеенАртем Здунов. «Классташлар»дагы сәхифәсе, «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2000), КФЭИ аспирантурасын (2004), РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасын (2011) тәмамлаган. Инглиз телен камил белә. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында «Хәзерге заманда Россиянең икътисади иминлеге системасында капиталның читкә китүе» () темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2005).
Хезмәт юлы 1996-1998 елда КФЭИ студентларының рәисе урынбасары.
2000-2001 елларда «Сәнәгати иминиятләштерү компаниясе» иминиятләштерү буена белгече, эчке аудиторы.
2004-2006 елларда Казан финанс-икътисад институтының (2011 елдан КФУ составында) макроикътисад һәм икътисади теория кафедрасы укытучысы.
2006-2010 елларда «Татарстан Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» дәүләт учреждениесенең фән буенча директор урынбасары.
2010-2014 елларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары.
2014 елның октябреннән 2018 елның февраленә кадәр Татарстан икътисад министры.
2018 елның 7 февраленнән 2020 елның 18 ноябренә кадәр Дагстан премьер-министры. Дагстан Башлыгы Владимир Васильев 2018 елның 6 февралендә Артем Здунов кандидатурасын республика хөкүмәте җитәкчесе сыйфатында республика парламенты (Халык Җыены) каравына кертә. 7 февральдә Дагстан парламенты кандидатураны раслый (75 депутатның 68 е уңай,5 е каршы тавыш бирә, 2 е нейтраль)Дагестанский парламент проголосовал за нового главу правительства. «Новые известия», 07.02.2018.
2020 елның 18 ноябреннән Мордовия Башлыгы вазифаларын башкаручы Путин назначил Здунова врио главы Мордовии. Известия, 18.11.2020.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ТР ФА «2009 елның иң яхшы галиме» бәйгесе җиңүчесе. РФ башкарма хакимиятенең федераль һәм төбәк органнарының ведомство бүләкләре.
Гаиләсе Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Керем һәм милек 2015 елда биргән декларациясе буенча кереме 6 млн 200 мең сум, 2016 елда 8 млн 539 мең сум (хатыныныныкы 538 мең сум). Шәхси милкендә ике җир кишәрлеге — 1197 кв. метр һәм 2668 кв. метр. Күчемсез милке: йорт 162,9 кв.м., 65,4 кв. метрлы фатирның 1/3 өлеше, 148,1 кв. м. фатирның чирек өлеше (калган өлешләренә хатыны һәм балигъ булмаган ике баласы ия), ике машина кую урыныВ кабмине Татарстана в 2016 году больше всех заработал Артем Здунов. inkazan.ru, 07.02.2018. Санкцияләр 2024 елның декабрендә Евросоюзның санкцион исемлекләренә кертелгән Russia’s war of aggression against Ukraine: EU adopts 15th package of restrictive measures. Consilium. Искәрмәләр
Сылтамалар Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Артём Здунов. Биография. РИА Новости, 07.02.2018 Татарстан икътисад министры Артем Здунов Дагыстан Хөкүмәте рәисе вазифасына кандидат булды. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, 06.02.2018 Коллекционер солдатиков: зачем Здунова командировали в Дагестан? Бизнес Online, 06.02.2018
Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Дагстан хөкүмәте башлыклары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Мордовия башлыклары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары