Рәмзия Габделхакова, Рәмзия Гайса кызы Габделхакова (Юнысова) (1959 елның 2 ноябре, ТАССР, Чирмешән районы, Иске Үтәмеш) — шагыйрә, прозаик, журналист. Татарстанның журналистлар (2000 елдан) һәм язучылар (2003 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015), Ш. Бикчурин (1998), С. Сөләйманова (2006, 2019), Фатих Хөсни (2025), Рафаил Төхфәтуллин (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган. Сәүдә системасында, җирле радиотапшырулар редакцияләрендә, Лениногорск районында чыгучы «Заман сулышы» газетасында хезмәт күрсәтә.Рамзия Габдулхакова / Лениногорская централизованная библиотечная система
Дөнья күргән китаплары Кар өстендә миләшләр. Шигырьләр. Лениногорск, 1996; Көзге яшен. Шигырьләр. Казан, 2005; Көмеш тун. Хикәяләр. Казан, 2006; Тау артында кояш бар. Роман һәм хикәяләр. Казан, 2011; Нишләттегез Гөлкәйне?! Повестьлар. Казан, 2014 Канатсыз очыш. Повесть һәм хикәяләр. Казан, 2019
Җыентыкларда «Җырларымны сиңа багышлыйм» — 1995; «Чишмә җыры» — 1998; «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» — 2000; «Балаларга бүләк» — 2007; «Яңа базар» — 2012; «Современные татарские рассказы» — 2012. «Илһамият чишмәләре» — 2013
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 — Ш. Бикчурин исемендәге премия — «Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорск) басылган шигырьләре өченПремия им. Ш. Бикчурина. 1989 . 2006 — С. Сөләйманова исемендәге премия — кызыксындыру премиясе. 2015 — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 2019 — С. Сөләйманова исемендәге премия — төп премияС. Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары. «Казан утлары», 2019 ел, № 12, 191нче бит. 2025 — Фатих Хөсни исемендәге премия — Елның иң яхшы проза әсәре өченРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025 2025 — Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия («Әдәбият» номинациясендә җиңүче)Әлмәттә фронтовик язучы Рафил Төхфәтуллин премиясе ияләре билгеле булды. Татар-информ, 25.04.2025
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Шамил Бикчурин премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Фатих Хөсни премиясе лауреатлары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары