Балымер — Татарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.
Географиясе Балымер Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 105 чакрым, ә район үзәге Болгардан көньяк-көнбатышка таба 14 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих Авыл бик борынгылардан: Идел буе Болгары чорында ук нигезләнгән. Руслар 17 йөзнең 2 нче яртысында килеп урнаша. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек кенәз Баратаевларның крепостнойлары) катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, поташ заводы өчен чимал әзерләү белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Балымерда зимства мәктәбе, зур пар (1874 тә төзелә), 3 җил һәм 1 ярма ярдыру тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете, пристән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 336 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә. 1920 дән — ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Спас (1935-91 дә — Куйбышев) районында. Демография Халык саны1859189719081920192619381949195819701979198920022010539890108516901379936644548405271171184156 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 208 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 97,12%, башка халыклар — 2,88%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Икътисад Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау. Мәгариф Башлангыч мәктәп. Мәдәният Клуб. Китапханә. Археологик истәлекләр Авыл янында Балымер археологик комплексы сакланган. Шулай ук кара Balımer kompleksı Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.