Алмас Нәзиров, Алмас Әмин улы Нәзиров (1956 елның 29 феврале, ТАССР, Арча районы, Сеҗе) — урманчы — , 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, 2006-2014 елларда Арча районы башлыгы. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1975), «урман хуҗалыгы » белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Мари политехник институтын (1981, Йошкар-Ола), «банк эше» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын (2004, Мәскәү), «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә итү һәм хокук институтын (2006) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1971 елда ТАССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (2002 елдан авыл) урнашкан Саба төзелеш-монтаж оешмасы () эшчесе.

1971-1975 елларда Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР, Кукмара районы, Лубян эшчеләр бистәсе (2002 елдан авыл).

1975-1978 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры.

1978-1985 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры (ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе).

1985-1988 елларда Саба Үзәк урман пункты урман (агач) хәзерләү өлкән урман мастеры.

1988-1989 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгының баш .

1989-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры.

2001-2006 елларда ТР Арча районы администрациясе башлыгы.

2006-2014 елларда Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район шурасы рәисе, Арча шәһәре һәм районы шуралары депутаты, Бердәм Россия фиркасенең Арча җирле бүлекчәсе сәркатибе Бердәм Россия фиркасенең ТР (регион) бүлекчәсе сәхифәсендә.

2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның 18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә Глава Минлесхоза ТР уходит в отставку. БИЗНЕС Online, 15.01.2018.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 ССРБ бронза медале 1993 ТР атказанган урманчысы 1997 РФ атказанган урманчысы 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2005 «ТР мәгарифе өлкәсендә уңышлары өчен» күкрәк билгесе 2006 РФ яшьләр сәясәте өлкәсе шәрәфле хезмәткәре 2018 «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» медале

Сылтамалар А. Ә. Нәзиров «Чикләрсез татарлар» сайтында А. Ә. Нәзиров турында TatCenter интернет-порталында Идти своей тропой. «Элита Татарстана», 30.03.2016 Марина Юдкевич. В Татарстане появилось первое уголовное дело министра ? «Вечерняя Казань», 20.12.2017 Николай Анисимов. Назиров ордена не достоин. «Звезда Поволжья», 26.03.2016

Искәрмәләр

Төркем:Урманчылар Төркем:РФ атказанган урманчылары Төркем:ТР атказанган урманчылары Төркем:Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Идел буе дәүләт технология университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Район башлыклары Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары