Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы () – Казанның Идел буе районындагы (Горки-1 микрорайоны) урам. Җиңү проспекты белән киселештә башлана. Х. Мәүлүтов урамы белән киселештә тәмамлана. Гарифҗанов урамы белән кисешә. ССРБ Каһарманы хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.

Тарих 1972 елның 30 маенда Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы карары белән Казанның Идел буе районындагы урамга Советлар Берлеге Каһарманы (1946), хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) истәлегенә аның исеме бирелгән. М.Х. Сыртланова 1947-1971 елларда Казанда яшәгән, 1971 елның 1 октябрендә Казанның Татар зиратында җирләнгән.

Игътибарга лаек объектлар Балалар скверы Парк на Сыртлановой. Выбирай.ру, 13.07.2015 6нчы йорт – Гимнастика буенча федераль үзәк 21нче йорт – 10нчы балалар поликлиникасы 52 нче гимназия (Гарифҗанов урамы). М. Сыртланова музее эшли.

Галерея

Сылтамалар Казанских улиц имена. history-kazan.ru, 2011 Улица Сыртлановой. kznportal.ru, 20.09.2011 Сыртланова урамы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Идел буе районы урамнары