Соловки юнгалары урамы () — Казанның Мәскәү районында, элекке Удел бистәсендә урнашкан урам. Восход урамы белән киселештән башлана. Тверь урамы белән киселештә тәмамлана. Энергетиклар урамы белән кисешә. Озынлыгы 645 м.
Тарих Элекке исемнәре — (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Мәскәү районындагы 1нче Союз урамы атамасы Татарстаннан үзләре теләп сугышка киткән, ССРБ Хәрби-Диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбен тәмамлап, Төньяк, Тын океан, Балтика, Кара диңгез флотларының сугышчан операцияләрендә катнашкан 300 яшүсмер юнга хөрмәтенә Соловки юнгалары урамы итеп үзгәртеләПостановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» .
Игътибарга лаек объектлар «Йолдызчык» (107нче), «Киек казлар» (244нче), «Аленушка» (282нче) балалар бакчалары.
Галерея
Сылтамалар Соловки юнгалары урамы Казан картасында
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Мәскәү районы урамнары