Ваныш-Алпавыт волосте (ۋانىٰش-ئالپاۋىٰت ۋولىٰسىٰ) — Уфа губернасының Бөре өязенә һәм БАССРның Бөре кантонына кергән административ берәмлек.

Борай, Киебәк, Никольски, Кызылъяр, Югары Тәтешле, Иске Балтач һәм Кызганбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890).

Халык саны — 13 543 кеше (1890),http://elib.shpl.ru/ru/nodes/11487-45-ufimskaya-guberniya-1890-statistika-rossiyskoy-imperii-16-vyp-20#page/8/mode/inspect/zoom/6 19 862 кеше (1920).http://mrodnov.ru/fr/0/public/Birsk-1920.pdf Милләтләр: башкортлар – 66,7%, татарлартатарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ.б. – 18,8%, арлар – 6,5%, чирмешләр – 6,4%. (1920). Торак пунктлар саны — 31 (1890), 33 (1920).

1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Ваныш-Алпавыт волосте, өязнең күпчелек территориясе кебек үк, Татарстан составына керергә тиеш була. 1925/1926 елда бетерелә, территориясе Борай, Иске Балтач һәм Кызылъяр вулысларына кушыла.

Искәрмәләр