Елга тамагы — елганың соңгы өлеше, сусаклагычка, күлгә, диңгезгә яки икенче елгага кушылу урыныТатар теленең аңлатмалы сүзлегендә «тамак» сүзенең аңлатмасы. (заманча терминология буенча).

Елга тамагының төрләре Елганың тамагына килеп тоташкан өлеше дельтаТатар теленең аңлатмалы сүзлегендә «дельта» сүзенең аңлатмасы. яки эстуарийТатар теленең аңлатмалы сүзлегендә «эстуарий» сүзенең аңлатмасы. ясарга мөмкин.

Әгәр су буга әйләнү нәтиҗәсендә, сугаруга алып бетерү сәбәпле яки туфракка саркыганда су юкка чыкса, моның турында «сукыр елга тамагы» диләр.

Кайбер елгаларда даими елга тамагы булмавы ихтимал. Мәсәлән, Окаванго дигән елганың ахыры Калахари чүленең төньяк-көнбатыш ягында сазлыкта югала. Ә Чу елгасы Казакъстанның көньягындагы комнарда кибә һәм бары тик су басу вакытында гына Акжайкын күленә кушыла. Хәзерге вакытта шулай ук Амудәрья суы Арал диңгезенең калдыгына агып җитми, кайвакыт кына барып җитәргә мөмкин.

Кайбер елгалар кипмиләр, әмма сезонга карап, үзәнен (һәм тамагын) үзгәртәләр. Кирегә ага торган елгалар да бар.

Топонимика Кама Тамагы — Кама Тамагы районы үзәге, штб. Ык Тамагы — Менделеевск районындагы рус авылы. Мортыштамак — Минзәлә, Сарман районнарындагы татар авыллары һ.б.

Искәрмәләр

Төркем:Гидрография