Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры () — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1994 елдан эшләп килүче мәдәният оешмасы, муниципаль бюджет учреждениесе. Зурлар, яшүсмерләр һәм балалар өчен спектакльләрен рус телендә күрсәтә.
Тарих 1991 елда Түбән Камада шәһәр мәдәният һәм ял паркы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Федор кызы Морозова ярдәме белән үзешчән рус халык театры оеша (режиссеры М. Е. Архипова).
1994 елда Түбән Кама шәһәр мәдәният идарәсе (мөдире Алсу Габдрахман кызы Забегаева-Тарханова) каршында «Барабашки» театры оештырыла. Үзенең бинасы булмау сәбәпле, вакытлыча «Альфа» мәдәният йортында урнаша, спектакльләрен чит сәхнәләрдә күрсәтә.
1995 елда «Барабашки» театры исеме «Яшь тамашачы театры» итеп үзгәртелә.
2009 елдан хәзерге исемен йөртә.
Директорлар Беренче директоры — Р.Б. Хәсәнов. 2022 елга кадәр ― Татьяна Анатолий кызы Пляшева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2022 елдан ― Алсу ҖәббароваТүбән Кама Яшь тамашачы театрын Алсу Җәббарова җитәкләде. Татар-информ, 16.11.2022. 2023 елдан ― Роза Владимировна Аникина (2004 елда Казан театр училищесында «татар телендә курчак театры актеры» белгечлеге алган, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшләгән, КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган)Альбина Абсалямова. Яркие, задорные, молодые. О Нижнекамском ТЮЗе. «Казань», № 9, стр.100-109.
Баш режиссёрлар Камил Роберт улы Гатауллин (2017 елда Казан театр училищесын тәмамлаган, ГИТИСНың режиссура факультетында укый (Александр Галибин группасы), 2021 елда «Алтын битлек» премиясе номинанты). Бина 1997 елның 1 апреленнән театр шәһәрнең «Восход» кинотеатрына (Түбән Кама, , 14) күчерелә. Директор — Татьяна Пляшева.
2004 елда, «Восход» кинотеатры сүтелгәч (аның урынында 2004 елда шәһәр комплекслы музее бинасы төзелгән), Кызыл Чишмә бистәсенең иске мәктәбе бинасына (Кызыл Чишмә, , 2а) күчә.
2006 елда Кызыл Чишмә бистәсе мәдәният йорты, төзекләндерелеп, театрга тапшырыла. Театр стационар сәхнәгә, мәдәният йортына янкорма төзелгәч, иҗат остаханәләренә, ярдәмче бүлмәләргә ия була.
2021 елда шәһәр башкарма хакимияте театрга «Җәлил» кинотеатрының (соңрак ― мәдәни-ял итү үзәге) 1970-еллар ахырында салынган бинасын бирә. 2022 елда «Яшьләр эксперименталь театры» проекты буенча зур үзгәртеп кору эше башлана. Театр яңа бинасында беренче тамашачыларын 2022 елның ноябрь аенда каршы алыр дип көтеләЭльза Кузнецова. «Изюминкой» нового ТЮЗа в Нижнекамске станут ночная подсветка и стеклянные витражи. Татар-информ, 8.07.2022.
2022 елның 28 декабрендә яңартылган «Җәлил» театр комплексы ачыла. Яшь тамашачы театры әлеге бинада эшли башлый. Открытие театрального комплекса «Джалиль» (Театр юного зрителя г.Нижнекамска). ТР мәдәният министрлыгы, 28.12.2009 «Сбылась большая мечта»: в Нижнекамске Театр юного зрителя отметил новоселье. Официальный сайт Нижнекамского муниципального района, 28.12.2022
Репертуар Беренче куйган спектакльләре: 1994-1997 «Ох, и Кузьма!» (режиссер – куючы М. Архипова) 1997-1999 - «Куркак койрык» () С. Михалков, «Кышкы әкият» () С. Арутюнян, «Ике оста» () Ю. Елисеев, «Эзлә инде менә хәзер» () В. Лившиц (режиссер-куючы Николаева Е.П.), «Пушкин балы», «Чәчәкледә маҗара» (Н. Носов буенча) театральләштерелгән тамашалары (сценарий авторы, режиссер–куючы Пляшева Т.А.).
Театр 70 тән артык исемдә спектакль күрсәткән. Алар арасында: «Назлы йөрәктән чыккан бәла» () В. Сологуб (режиссер–куючы Е. Николаева) «Көлбикә» () Ш. Перро (режиссер–куючы Н. Мерненко) «Юри генә сырхау» () Ж-Б.Мольер (режиссер–куючы А. Тарасов) «Асты-өскә» () К. Драгунская (режиссер–куючы Р. Таһиров «Бишкә кадәр саныйм» () М. Бартенев (режиссер–куючы Т. Непряхина) «Кишер-сары керпе» () Куваев (режиссер–куючы Э. Вәлиуллина). «Тимер кисәге» () В. Ольшанский «Ташлама мине» () А. Дударев «Үлемсез Кощей ничек Василисага өйләнде» () Ю. Боганов «Джони Дорсет маҗаралары яки кызылтәнлеләр юлбашчысы» () З. Сагалов «Челән баласы һәм карачкы» () Г. Крчулова - Л. Лопейская «Сак бул - хатын-кызлар!» () А. Курейчик «Искитмәле бай туй» () Р. Хоудон «Карбикә яки Йөрәкләр кайнар чакта» () Г.Х. Андерсен буенча «Унике ай яки шаһбикә өчен тәкыя» () С.Я. Маршак буенча «Кыш Бабай, ау-у-у!» () М. Новаков «Көлбикә яки Яңадан якты һәм чиста мәхәббәт турында» () Е. Шварц буенча «Кар кызыкай» () М. Бартенева «Өч дуңгыз баласы» () Ю. Шуцкий «Кызыл Калфак маҗаралары» () Ю. Ким «Очып китмә!» () А. Болдинов «Күк читендә» () К. Хиггинсның «Һарольд һәм Мод» пьесасы буенча «Мине яратырга өйрәтегез» () И. Танунина Яңа ел тамашалары
2023 елдан башлап, театр «Бердәм Россия» партиясенең спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирә торган «Кече ватан театрлары» федераль проектына кертелгән. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанда федераль акчалар алучы театрлар саны арткан – Актаныш театры кушылган. Татар-информ, 17.02.2023 Труппа
Беренче актерлар: Горин Ю.Д., Уколова Н.Ю, Музлова О.И., Вилданов В.А., Лыгин К.А., Яриев И.К., Гыйззәтуллина О.В., Бурдина М.В., Иванова И.И., Смыслова Г.П., Непряхина Т.В, Ләбипова Е.А. Актерлар: Илнур Мәрдәнов, Наил Мөбәрәкшин, Дмитрий Матвеев, Эльмира Вәлиуллина, Елена Вожакова, Татьяна Каюмова, Наталья Денисова, Наталья Николаева, Павел Миннебаев, Надежда Миннебаева, Светлана Макарова, Светлана Кузнецова (Таланова). Режиссер Алла Борис кызы Зимина, СПбГАТИ (Санкт-Петербург) тәмамлаган. Рәссам Нонна Самошкина. Тавыш операторы Анастасия МакарчеваТеатрның Вконтактедагы сәхифәсе Театр каршында «Восхождение» студиясе эшли (җитәкчесе — Наталья Николаева).
Бүләкләре 2012 ел — 23нче «Колорит Казани» һөнәри иҗат төркемнәренең халыкара бәйгесе (Казан) — 1нче дәрәҗә лауреаты. 2017 ел — «Тантана» театр премиясе дипломы («Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясендә).
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.
Сылтамалар Официальный сайт Нижнекамского муниципального района
Моны да карагыз Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Төркем:1994 елда нигезләнгән театрлар Төркем:Түбән Кама театрлары