Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1979 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 305 кеше (1997).Татар энциклопедия сүзлеге
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм оешмаларның энергетика өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ белгечләренә энергетиканы үстерүдәге, яңа типтагы энергетика җиһазларын һәм җайланмаларын булдырудагы, проектлаудагы һәм үзләштерүдәге, энергетика объектларын төзүдә, монтажлауда һәм эксплуатацияләүдә экологик хәлне шактый яхшырта торган прогрессив технологияләрне гамәлгә кертүдәге казанышлары өчен, фәнни тикшеренүләрдә, энергияне сакчыл тотуда, җитештерүне оештыруда, кадрлар әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә.Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында Ияләре
Ел Исем туу датасы туу урыны уку йорты медиа үлем датасы Эдвард Габдуллаҗанов 1957-04-08 Олы Әтнә Мәскәү энергетика институтыКазан дәүләт финанс һәм икътисад институты Edward Abdullazyanov
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның мактаулы исемнәре